Җәмгыять
Кама Тамагында Донор көне үткәрелде
11 май көнне районы-бызның башкалар язмышына битараф булмаган 79 кешесе үзәк район хастаханәсе базасында оештырылган Донор көнендә катнашты. Мобиль кан тапшыру үзәге янында сәгатъ 11дә зур чират барлыкка килде. Күпләр кан тапшырырга беренче тапкыр килгән иде. Шунысы куандыра - күбесе кан бирергә акча өчен түгел, кеше гомерен саклап калырга дигән...
11 май көнне районы-бызның башкалар язмышына битараф булмаган 79 кешесе үзәк район хастаханәсе базасында оештырылган Донор көнендә катнашты.
Мобиль кан тапшыру үзәге янында сәгатъ 11дә зур чират барлыкка килде. Күпләр кан тапшырырга беренче тапкыр килгән иде. Шунысы куандыра - күбесе кан бирергә акча өчен түгел, кеше гомерен саклап калырга дигән изге теләк белән килә.
"Кешеләргә ярдәм итәсе, игелек кыласы килә", - ди Затон мәктәбе укучылары Гөлинә Шиһапова һәм Диана Закирова. Аларга инде 18 яшь тулган, бу исә донор булу өчен мөһим шартларның берсе. Авырлык 50 килограммнан ким булган очракта, ВИЧ-инфекция, сифилис, вируслы гепатит, туберкулез һәм башка авырулар булганда донор булу рөхсәт ителми.
Кан тапшыру процессы бик тиз башкарыла. Башта трансфузиолог-табиб кан бирергә теләгән кешенең сәламәтлеген тикшерә, аннары лабораториядә алдан ук канның төркеме һәм күрсәткечләре билгеләнә. Донорга карта ачыла, аннан соң аңа баллы чәй белән печенье бирәләр. Шуннан соң гына кан тапшыру процессы башлана.
Затоннан килгән Нурания Рәҗәпова беренче мәртәбә кан бирергә килүчеләрнең күңелен күтәреп торды. Ул инде бишенче тапкыр кан бирә. Кан бирүнең зыяны турында дөрес булмаган фикерләр бар. Аларны трансфузиолог-табиб Резедә Таһир кызы кире кага. "Кан бирү файдалы, - ди ул. - Ул организмның кан ясалу функциясен активлаштыра, бу исә иммунитетны ныгыта. Шуңа күрә бу процедураның файда китерүендә шикләнергә кирәкми".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев