Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагында аш пешерүче һөнәрен сайлаучылар үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә

Бу таләп ителгән һөнәрне сайлаучылар арасында КЦСОН аш пешерүчеләре Наталья Исмаева һәм Гөлия Зәйнуллина да бар. Наталья Робертовна Казандагы 49 нчы сәүдә-кондитер лицеен, Гөлия Әхмәт кызы Казандагы аш пешерүче-кондитерлар әзерләүче 136 нчы училищены тәмамлый. Аларга алмашчы аш пешерүче Фирдания Фәтхуллина ярдәм итә. Яхшы аш пешерүче осталыкка гына түгел, фантазиягә дә...

Бу таләп ителгән һөнәрне сайлаучылар арасында КЦСОН аш пешерүчеләре Наталья Исмаева һәм Гөлия Зәйнуллина да бар. Наталья Робертовна Казандагы 49 нчы сәүдә-кондитер лицеен, Гөлия Әхмәт кызы Казандагы аш пешерүче-кондитерлар әзерләүче 136 нчы училищены тәмамлый. Аларга алмашчы аш пешерүче Фирдания Фәтхуллина ярдәм итә. Яхшы аш пешерүче осталыкка гына түгел, фантазиягә дә ия булырга тиеш дип саный алар.
- Безнең эш көне иртәнге сәгать 7.00 дә башлана, кичке 6.00га кадәр эшлибез. Көнгә өч тапкыр биредә ял итүче 20 кешене ашатабыз. Күңел биреп пешерәбез, менюны төрләндерергә тырышабыз. Яңа өлгергән яшелчәләрдән төрле салатлар ясыйбыз, аларны матур итеп бизәргә тырышабыз. Без пешергән ризыкларны кешеләр яратып ашасалар, канәгать калсалар - шатланабыз.
Тәкъдимнәр китабында алар адресына язылган күпсанлы рәхмәт сүзләре моңа ачык мисал булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев