Җәмгыять
Кама Тамагы салым инспекциясе хәбәр итә
15 һәм 16 апрельдә Бөтенроссия акциясе кысаларында салым түләүче физик затлар өчен "Ачык ишекләр көне" үткәрелә. Теләгән һәркем физик затлар керемгә салым буенча декларацияне кемнәр һәм нинди срокларда тапшырырга тиешлеге, дәвалану, уку, торак сатып алган өчен салым чигерүләре алу һәм башка кызыксындырган сорауларга тулы мәгълүмат ала алачак. Кама Тамагы салым...
15 һәм 16 апрельдә Бөтенроссия акциясе кысаларында салым түләүче физик затлар өчен "Ачык ишекләр көне" үткәрелә.
Теләгән һәркем физик затлар керемгә салым буенча декларацияне кемнәр һәм нинди срокларда тапшырырга тиешлеге, дәвалану, уку, торак сатып алган өчен салым чигерүләре алу һәм башка кызыксындырган сорауларга тулы мәгълүмат ала алачак.
Кама Тамагы салым органыннан алынган мәгълүматлар буенча 2016 елның 1 апреленә 420 физик зат 3-НДФЛ формасы буенча декларация тапшырган. Шул исәптән 362 декларацияне гражданнар 2015 ел өчен биргән, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 101 декларациягә күбрәк .
Декларация тапшыруның соңгы көне 3 май - ял көненә туры килү сәбәпле, салым инспекциясе декларация тапшыруны соңгы көнгә калдырмаска чакыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев