Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагы районы Олы Кариле авылында яшәүче Роза Әхмәтҗанова 10 елдан артык социаль хезмәткәр булып эшли

- Социаль хезмәткәр булырга миңа элек үзе дә бу эш белән шөгыльләнгән Рәмзия Касыймова киңәш итте. "Син моны булдыра алачаксың", - диде ул һәм мин тәвәккәлләдем, - ди Роза Ислам кызы. -Җиңелләрдән булмаса да, бу эш минем күңелемә хуш килде, үз карамагымда булган һәркемгә игътибарлы булырга тырышам. Бүген ул алты...

- Социаль хезмәткәр булырга миңа элек үзе дә бу эш белән шөгыльләнгән Рәмзия Касыймова киңәш итте. "Син моны булдыра алачаксың", - диде ул һәм мин тәвәккәлләдем, - ди Роза Ислам кызы. -Җиңелләрдән булмаса да, бу эш минем күңелемә хуш килде, үз карамагымда булган һәркемгә игътибарлы булырга тырышам.
Бүген ул алты кешегә - ике тыл хезмәтчәне, бер Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны, ике инвалид, бер пенсионерга хезмәт күрсәтә. Кибеткә барып кирәк-ярак, азык-төлек алып кайту, йортта җыештыру, хуҗалыкта булышу, дарулар алып кайту, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү - болар барысы да аның көндәлек эше. Роза апаның карамагында ике телсез-чукрак кеше дә бар.
- Алар белән ишарәләр ярдәмендә аңлашам. Мөсәлия апа, мөмкинлекләре чикле булуга карамастан, яза белә, матур итеп картиналар ясый, укырга ярата. Без аның белән китапханәгә, бәйрәмнәргә йөрибез, - ди Роза апа.
- Шундый социаль хезмәткәребез булганга бик шатбыз, ул тыныч холыклы, ягымлы,намуслы ханым, - ди аның турында тыл хезмәтчәне Гаршия әби Фәхруллова.
Хезмәте өчен Роза Ислам кызы социаль яклау идарәсе, халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең Мактау кәгазьләре белән бүләкләнгән. 2015 елда ул иң яхшы социаль хезмәткәр дип табылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев