Җәмгыять
Кама Тамагы районы мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган мәктәп агитбригадалары бәйгесе булды
Бәйгедә районның 9 мәктәбе катнашты. Барлык катнашучылар проектларын җанлы рәвештә тәкъдим иттеләр. Бигрәк тә тамашачыларга һәм жюрига красновидоволылар һәм тәмтелеләрнең сәхнәләштерелгән тамашалары яхшы тәэсир калдырды. Фронттан килгән хатлар, сугыш чоры җырлары, гимнастерка һәм пилоткалар, кызларның чәч толымнары һәм күлмәкләре - болар барысы да узган гасырның 40нчы еллары атмосферасын тудырды. Конкурс...
Бәйгедә районның 9 мәктәбе катнашты. Барлык катнашучылар проектларын җанлы рәвештә тәкъдим иттеләр.
Бигрәк тә тамашачыларга һәм жюрига красновидоволылар һәм тәмтелеләрнең сәхнәләштерелгән тамашалары яхшы тәэсир калдырды. Фронттан килгән хатлар, сугыш чоры җырлары, гимнастерка һәм пилоткалар, кызларның чәч толымнары һәм күлмәкләре - болар барысы да узган гасырның 40нчы еллары атмосферасын тудырды. Конкурс положениесе нигезендә чыгышлар форматы төгәл билгеләнгән.
Аның буенча беренче урынны Кама Тамагы урта мәктәбе агитбригадасы, икенче урынны кадет мәктәбе укучылары алды, өченче урынны Рудник һәм Иске Казиле урта мәктәпләре бүлеште.
Мөгаен, балаларның сугыш вакытындагы яшьтәшләре өчен борчылулары, тынычлык һәм аны саклау мөһим булуын аңлаулары конкурсның иң әһәмиятле ягы булгандыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев