Кама Тамагы районы Иске Казиле авылы укучылары яза
Кошлар-безнең дусларыбыз! Мәктәбебездә "Кошлар көне"н үткәрү матур традициягә әйләнде. Укучылар кошлар кайтышка бик ныклап әзерләнделәр. Быел бигрәк тә күп көч куелды. Укучыларга язгы каникулларга киткәндә сыерчык оялары ясарга кушылган иде. Бу эшкә барлык укучылар да җаваплы караганнар. Бигрәк тә башлангыч сыйныф укучыларын аерып әйтәсе килә: аларның барысы да диярлек канатлы...
Кошлар-безнең дусларыбыз!
Мәктәбебездә "Кошлар көне"н үткәрү матур традициягә әйләнде. Укучылар кошлар кайтышка бик ныклап әзерләнделәр. Быел бигрәк тә күп көч куелды. Укучыларга язгы каникулларга киткәндә сыерчык оялары ясарга кушылган иде. Бу эшкә барлык укучылар да җаваплы караганнар. Бигрәк тә башлангыч сыйныф укучыларын аерып әйтәсе килә: аларның барысы да диярлек канатлы дусларыбызга оялар ясап килгәннәр.
Ата-аналар да бу бәйгедә теләп катнаштылар. Сыерчык ояларының төрле формаларын уйлап тапканнар! Берсеннән-берсе матур! Шундый изге эштә әти-әниләр белән бергәләп катнашу күңелләрне сөендерә.
Мәктәбебездә 7 һәм 8 нче сыйныфлар арасында КВН булды. Аларга кошлар турында табышмаклар, мәкальләр табып килергә кушылган иде. Ярыш ике команданың бер-берсен сәламләве белән башланып китте. Ике команда да бу ярышта үзләренең белемнәрен сынады. Тизлеккә дә сораулар бирелде. Җанатарлар да бик актив булдылар, алар да биремнәр үтәделәр. Бәйгедә кем дә булса, җиңә, өстен чыга. Нәтиҗәдә, 7 нче ләр җиңүче дип табылды.
Җүңүләре белән котлыйбыз!
Яшьләрнең Каюм Насыйри исемендәге XIV төбәкара фәнни- тикшеренү укуларында 11 нче сыйныф укучысы Сибгатуллина Алинә ( җитәкчесе Сафина Әнисә Рәхмәтулла кызы) Туган якны өйрәнү секциясендә уңышлы чыгыш ясап, 2 урынны яулап кайтты. Алинәнең уңышларына сөенәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев