Җәмгыять
Кама Тамагы районы Балчыклы авылындагы ял-уен паркында балалар Сабантуе гөрләде
Балаларны яклау көне уңаеннан Олы Бортас авыл җирлегенә кергән Балчыклы авылындагы ял-уен паркында балалар Сабантуе гөрләде. Бәйрәмгә әти-әниләр, әби-бабайлар, абыйлар, апалар килделәр. Иртәнге сәгать тугызда балалар бакчасына йөрүчеләр һәм башлангыч сыйныф укучылары авылның һәрбер йортына кереп бәйрәмгә бүләкләр җыйды. Сабантуй уеннар, җырлар һәм шигырьләр белән үрелеп барды. Балалар бер-берсе белән...
Балаларны яклау көне уңаеннан Олы Бортас авыл җирлегенә кергән Балчыклы авылындагы ял-уен паркында балалар Сабантуе гөрләде.
Бәйрәмгә әти-әниләр, әби-бабайлар, абыйлар, апалар килделәр. Иртәнге сәгать тугызда балалар бакчасына йөрүчеләр һәм башлангыч сыйныф укучылары авылның һәрбер йортына кереп бәйрәмгә бүләкләр җыйды. Сабантуй уеннар, җырлар һәм шигырьләр белән үрелеп барды. Балалар бер-берсе белән көч сынашып бүләкләр алдылар.
Бу бәйрәмне оештыручыларга, аеруча авыл халкына, шәхси эшмәкәр Гөлфинә Вәлиевага, Фәния Газизуллинага һәм Балчыклы авылы җирле иҗтимагый үзидарәсенә рәхмәтләрен җиткерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев