Җәмгыять
Кама Тамагы почта хезмәткәрләре “Татмедиа”АҖ игълан иткән бәйгедә катнаша ала
2016 елның беренче яртыеллыгына язылу нәтиҗәләре буенча почта бүлекчәләре арасындагы бәйгедә җиңгән Куйбышев Затон почта бүлекчәсе өчен барыбыз да сөендек. 6 апрельдә "Татмедиа"АҖ хат ташучылар һәм почта бүлекчәләре арасында 1 апрельдән 30 июньгә кадәр яңа конкурс игълан итте. Районыбыз почта хезмәткәрләре ике номинациядә: "Иң яхшы авыл хат ташучысы" һәм "Иң...
2016 елның беренче яртыеллыгына язылу нәтиҗәләре буенча почта бүлекчәләре арасындагы бәйгедә җиңгән Куйбышев Затон почта бүлекчәсе өчен барыбыз да сөендек. 6 апрельдә "Татмедиа"АҖ хат ташучылар һәм почта бүлекчәләре арасында 1 апрельдән 30 июньгә кадәр яңа конкурс игълан итте.
Районыбыз почта хезмәткәрләре ике номинациядә: "Иң яхшы авыл хат ташучысы" һәм "Иң яхшы почта бүлекчәсе" номинацияләрендә катнаша ала. Бәйгедә җиңгән хат ташучы 16644 сум, почта бүлекчәсе 30000 сум акчалата бүләккә ия булачак.
Моның өчен хат ташучыларның үзләре эшләгән почта бүлекчәсендә 2016 елның икенче яртыеллыгына район газетасына язылучылар саны 2015 елның икенче яртыеллыгы белән чагыштырганда 5 проценттан да ким булмаска тиеш.
Элемтә бүлекчәләре 2015 елның икенче яртыеллыгы белән чагыштырганда 2016 елның икенче яртыеллыгына район газетасына язылу тиражы 5 проценттан да аз булмаган очракта конкурста катнаша ала. Бәйгене оештыручылар катнашучылар арасында газетаны күбрәк яздыртучыларга өстенлек бирәчәк.
"Идел таңнары" газетасы редакциясе айга 2 тапкыр бәйгенең безнең район буенча нәтиҗәләрен яктыртып барачак.
Безнең басмага яздыру белән мәшгуль барлык почта хезмәткәрләренә халык белән эшләүдә уңышлар телибез. Онытмагыз, безнең газетаны Казанда яки республикабызның башка шәһәрләрендә, районнарында яшәүчеләр дә яздыра ала.
Хөрмәтле хат ташучылар! Районнан чыккан якташлар кайткан чак - Авыл көннәре вакытында да газетага яздыра аласыз. Аларга да үз авылларының тормышы, язмышы хакында укып белү кызыклы. Сез аларга мәгълүмат алырга булышсагыз, алар исә сезгә бәйгедә катнашу мөмкинлеге бирәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев