Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагы пенсия фонды хәбәр итә

Районның 57 иминләштерүчесе пенсия фонды белән документлар макетын электрон формада тапшыру турында килешү төзеде. Бу елның беренче кварталы өчен электрон макетлар буенча 32 иминләнгән пенсия билгеләнгән. Бу шушы вакыт эчендә билгеләнгән картлык буенча пенсиянең гомуми исәбенең 88%ын тәшкил итә. - Пенсиягә чыгучы хезмәткәрләргә документлар җыю һәм әзерләүгә булышу эш бирүче...

Районның 57 иминләштерүчесе пенсия фонды белән документлар макетын электрон формада тапшыру турында килешү төзеде. Бу елның беренче кварталы өчен электрон макетлар буенча 32 иминләнгән пенсия билгеләнгән. Бу шушы вакыт эчендә билгеләнгән картлык буенча пенсиянең гомуми исәбенең 88%ын тәшкил итә.
- Пенсиягә чыгучы хезмәткәрләргә документлар җыю һәм әзерләүгә булышу эш бирүче вазифасына керә, -ди Кама Тамагы һәм Апас «районнары буенча Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Илмир Гыйлметдинов. Моның өчен электрон документлар әйләнеше аша ПФРга түләү төрләренә хокукны һәм аларның күләмен билгеләү өчен алдан ук документлар тапшырыла.
- Пенсия фонды белән электрон формада эш итү өчен нәрсә кирәк?
- Пенсия билгеләүдә документлар тапшыру мәсьәләсе буенча электрон документлар әйләнеше өчен пенсия фонды белән килешү төзергә һәм программа тәэмин ителеше урнаштырырга кирәк. Мәгълүмат тапшыру сакланган элемтә каналлары аша квалификацияле электрон имза кулланып һәм шәхси мәгълүматларны эшкәртү бары тик хезмәткәр ризалыгы белән генә башкарыла.
- Электрон документ әйләнешенең өстенлеге нәрсәдә?
- Ул пенсия билгеләү өчен кирәкле документларны әзерләү һәм килештерү өчен вакытны экономияләргә ярдәм итә, пенсиягә чыгучы хезмәткәрләрнең пенсия хокуклары турында мәгълүматның дөреслеген һәм тулылыгын булдыра, мөстәкыйль рәвештә документлар җыюдан азат итә.
Барлык кирәкле мәгълүматны РФ Пенсия фондының рәсми сайтында табарга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев