Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагы Пенсия фонды хәбәр итә

Балага өч яшь тулганны көтмичә инвалид баланы тернәкләндерү өчен ана капиталын файдаланырга мөмкин. Ана капиталын файдаланып сатып алырга мөмкин булган товарлар һәм хезмәтләр күрсәтелгән бүлек белән медик-социаль экспертиза дәүләт учреждениеләре тарафыннан эшләнелгән индивидуаль тернәкләндерү программасы чыгымнарын компенсацияләү өчен нигез булып тора. Сертификат хуҗаларына гариза, паспорт, товар һәм хезмәтләр алу көненә...

Балага өч яшь тулганны көтмичә инвалид баланы тернәкләндерү өчен ана капиталын файдаланырга мөмкин.
Ана капиталын файдаланып сатып алырга мөмкин булган товарлар һәм хезмәтләр күрсәтелгән бүлек белән медик-социаль экспертиза дәүләт учреждениеләре тарафыннан эшләнелгән индивидуаль тернәкләндерү программасы чыгымнарын компенсацияләү өчен нигез булып тора.
Сертификат хуҗаларына гариза, паспорт, товар һәм хезмәтләр алу көненә гамәлдә булган инвалид баланы тернәкләндерүнең индивидуаль программасы белән Пенсия фонды идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шулай ук чыгымнарны раслаган документлар, инвалид бала өчен товар алуны тикшерү акты, кредит оешмасында сертификат хуҗасы счеты реквизитлары таләп ителә. Рөхсәт ителгән товарларны сатып алу касса чеклары, сату-алу килешүе, акча түләүне раслаган башка документлар белән раслана.
Инвалидка федераль бюджет хисабына бирелгән техник тернәкләндерү чаралары, медицина хезмәте һәм тернәкләндерү чараларын компенсацияләүгә ана капиталы тотыла алмый.
Гаризаны Кама Тамагы һәм Апас районнары буенча Пенсия фонды идарәсенә килеп бирергә була. Ул гариза биргәннән соң 1 ай дәвамында карала. Гариза буенча карар кабул ителгәннән соң 10 эш көне дәвамында сертификат хуҗасы счетына чыгымнар өчен компенсация күчерелә.
Искәртеп китик, тернәкләндерүнең индивидуаль программасы - медик-социаль экспертиза норматив хокукый актлар нигезендә эшләнелгән документ һәм үз эченә тернәкләндерү чаралары комплексын ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев