Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагы китапханәсе. Саннар. Фактлар. Фикерләр.

2015 елда китапханә фонды 187326 экземпляр китап тәшкил иткән, укучылар саны - 10012 кеше булган. 1995 елда Үзәк китапханәдә "Ак калфак", 1998 елда "Поселокның танылган кешеләре" клубы, 2000 елда "Мирас" әдәби берләшмәсе оештырыла. 2002 елда "Золотой возраст" клубы барлыкка килә, һәм бүген дә уңышлы эшләп киләләр. Аларга 80нән артык кеше...

2015 елда китапханә фонды 187326 экземпляр китап тәшкил иткән, укучылар саны - 10012 кеше булган.
1995 елда Үзәк китапханәдә "Ак калфак", 1998 елда "Поселокның танылган кешеләре" клубы, 2000 елда "Мирас" әдәби берләшмәсе оештырыла. 2002 елда "Золотой возраст" клубы барлыкка килә, һәм бүген дә уңышлы эшләп киләләр. Аларга 80нән артык кеше йөри.
2015 елда китапханәгә ТР Дәүләт Советы депутаты, язучы Рәзил Вәлиев, Язучылар союзы рәисе Рафис Корбан, мәдәният министры урынбасары Ирада Әюпова, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Г.Камал исемендәге татар дәүләт театр артистлары, Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт театры артистлары, К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры артистлары, язучылар Рәдиф Сәгъди, Хәмид Вәлиди, Камил Кәримов, Газинур Морат, Нәбирә Гыйматдинова, Марсель Галиев, Россия язучылар союзы әгъзасы Владимир Андреев булган.
Иң иске басма булып 1947 елда чыккан. - М.Лермонтовның "Безнең заман герое"китабы исәпләнә.
Китапханәнең иң актив укучысы дип узган ел Владимир Колударов табылган.
Якташыбыз, язучы-драматург Туфан Миңнуллинның төрле исемдәге 40тан артык китабы бар.
Китапханә 51 журнал, 429 газета алдыра.
Аның үз традицияләре бар - елның беренче китап укучысына бүләк бирәләр.
"Китапханәгә карашыгыз нинди?" дигән сорауга газета укучыларыбыз җавап бирә.
Наталья Казначеевская, сатучы: «Минем өчен китапханә ул яхшы кәеф чыганагы. Аннан мин матур якты уйлар белән кайтам. Китаплар укырга яратам. Балачакта иң яраткан китабым - "Тимур һәм аның командасы" иде».
Елена Колчина, Россельхозбанк директоры: "Китапханә - белем дөньясы, анда төрле кызыклы китаплар белән танышу мөмкинлеге бар. Китапханәне интернет белән чагыштырып булмый, мин беренчесен өстенрәк күрәм. Үзәк китапханәгә йөрергә яратам. Анда ягымлы хезмәткәрләр эшли".
Илдус Ногманов, сак хезмәткәре: "Китапханә - мәгълүмат чыганагы, мин интернетны яратмыйм. Кулга алып китап укуга берни җитми. Китапханә хезмәткәрләрен хөрмәт итәм".
Назгөл Хәмзина, Илсөя Закирова, Кама Тамагы мәктәбенең 4 сыйныф укучылары: "Без китапханәгә еш йөрибез, чөнки китап укырга яратабыз. Биредә күп кызыклы китаплар сайларга, алар аша күпне белергә, күп нәрсәгә өйрәнергә була. Монда иҗат кичәләре, бәйгеләр, язучылар белән очрашулар, яңа китаплар тәкъдим итү, кызыклы кешеләр белән очрашулар уздырыла. Күбесендә тамашачы буларак катнашабыз, кайберләрендә үзебез дә чыгыш ясыйбыз.
Зинаида Шулаева, район ветераннар хоры җитәкчесе: "Минем өчен китапханә күп нәрсәне аңлата. Бу - белем дөньясы, әйләнә-тирәне, үзеңне өйрәнү чарасы. Мин гомер буе китаплар укыйм. Өемдә китаплар күп булса да, китапханәне аралашу, фикер алышу өчен кирәк дип саныйм".
Сәкинә Хисамова, пенсионер: "Беренче тапкыр үзәк китапханәгә 1970 елда студент чакта методик әдәбият сайларга килгән идем. Китапханә ул тиңсез хәзинә. Китаплар укып рухи азык алам".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев