Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Кама Тамагы халкына нәрсә кирәк – рейс автобусымы, шәхси олаучылыкмы?

Бу мәсьәләне район башлыгы гражданнарны кабул иткәндә, Кама Тамагы шәһәр тибындагы поселогы советы депутаты күтәрде.

529 нчы шәһәрара маршрутка хезмәт күрсәтүче эшмәкәр, пассажирлар ташуның табышлылыгы булмау сәбәпле, үз эшен туктатырга ниятли.

Бу яңа тема түгел. Шәхси олаучылар инде ун елдан артык автобус пассажирларын тукталышлардан турыдан-туры рейс алдыннан җыя. Әмма олаучылар саны көннән-көн арта. 4 февральдә социаль челтәрләрдә таксистлардан Казанга пассажирлар ташу буенча 35 тәкъдим булган.

Халык маршрут хуҗасының гамәлләреннән дә канәгать түгел. Быел гына да автобус хәрәкәте расписаниесе ике тапкыр яңартылган, берничә рейс гамәлдән чыгарылган. Сөйкилеләр көздән бирле зарлана – алар автобуста авылга кадәр кайтып җитә алмый, чөнки Казан-Сөйки маршрутының соңгы тукталышы хәзер ни өчендер Куйбышев Затонында.

Ә менә шәхси олаучыларга бу файдага гына, Кама Тамагыннан Сөйкигә бару бәясе хәзер 600 сум тәшкил итә, Казанга баруга караганда да кыйммәтрәк. Автобус көткәндә, җиңел машинага утырырга карар кылган һәркем, әгәр маршрут ябылса, таксистларның бәяләре берничә тапкыр артачагын аңларга тиеш.

Депутатның дәлилләрен тыңлаганнан соң һәм халыкның шикаятьләрен исәпкә алып, район башлыгы Наил Вазыйхов җирле таксиларның легальлеге һәм шәһәрара маршрутка хезмәт күрсәтү кагыйдәләре буенча барлык мәгълүматны җыярга кушты. Мәсьәлә закон нигезендә хәл ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев