Кама Тамагы турында тапшыру вакыты билгеле булды
Хөрмәтле Кама Тамагы халкы!
Кама Тамагы районыбызга багышланган «Дуслар җыелган җирдә» («В кругу друзей») тапшыруы бу якшәмбедә, 24 майда, эфирга чыгачак!
ТНВ: 18:00 сәгатьтә ТНВ-Планета: 20:00 сәгатьтә
Социаль челтәрләрдә активлык мөһим Карау һәм фикерләр: чыгарылыш «ТНВ татарча» ВКонтакте төркемендә урнаштырылачак — карагыз һәм үз фикерләрегезне калдырыгыз!
Телевизор уйнату: нәкъ менә шул ук ВКонтакте төркемендә махсус пост чыгачак, анда телевизор уйнатылачак! Бөтен якташларыбызны актив катнашырга, районыбызны комментарийлар белән зурларга һәм уйнатуда бәхетне сынап карарга чакырабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев