Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Кама Тамагы штп җирлеге

28 гыйнвар көнне район мәдәният йортында район үзәгендә яшәүчеләрнең җыелышы булды, ул гадәттәгечә район җирлекләрендәге гражданнар җыелышларын төгәлләде.

Ел башында җирле үзидарә органнары, проблемалы мәсьәләләрне һәм аларны хәл итү юлларын билгеләп, узган ел башкарган эшләр турында хисап тоттылар.

Җыелышта район башлыгы Наил Вазыйхов, ТР Дәүләт Советы депутаты Леонид Якунин, район прокуроры урынбасары Илнар Каюмов, район учреждениеләре һәм оешмалары җитәкчеләре катнашты.

Кама Тамагы поселогы башлыгы урынбасары Владимир Сороковнин үзенең чыгышын, узган елның йомгаклау җыелышындагы кебек үк, махсус хәрби операциягә кагылышлы катлаулы вәзгыятьтән башлады. Ул искәрткәнчә, быел фашист Германиясен Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә, ләкин, кызганыч, нацизм идеяләре янәдән торгызыла, һәм ул чактагы канкойгыч сугышта җиңгәннәрнең оныкларына һәм оныкчыкларына инде безнең көннәрдә сугыш кырларында гаделлек өчен көрәшергә туры килә. 

Ватанны саклауда катнашучы ир-егетләрнең батырлыгын билгеләп, Владимир Павлович аларның әти-әниләренә, хатыннарына, туганнарына һәм якыннарына, шулай ук Ватан өчен шундый катлаулы вакытта берләшкән һәм солдатларга акчалата да, кирәкле әйберләр белән дә ярдәм күрсәткән кешеләргә рәхмәт белдерде. Яклаучыларыбызга ярдәм итүдә район үзәгенең «Южная Околица» һәм «Богородское» ТИҮләре дә актив катнаша, эшмәкәр Роман Камалов хәрби операция зонасына җибәрү өчен машиналар әзерләү белән шөгыльләнә.

Кызганыч, сугыш югалтуларсыз булмый, һәм Владимир Павлович барлык җыелганнарга бер минут тынлык белән хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган егетләрне искә алырга тәкъдим итте…

Аннары Кама Тамагы штп башлыгы урынбасары җирле үзидарә эшчәнлегенә йомгак ясады һәм 2024 елда поселокның социаль-икътисади үсеше һәм 2025 елга планнар турында сөйләде.

Ел башына район үзәгендә яшәүчеләр саны – 4323 кеше, бу узган ел күрсәткеченнән 14 кә күбрәк. Шул ук вакытта халык табигый рәвештә 28 кешегә кимегән, чөнки 40 кеше вафат булган, нибары 12 бала гына туган. Халык саны район эчендәге миграция хисабына гына арткан. 

Муниципаль берәмлек бюджеты турында сөйләгәндә, Владимир Павлович салымнар буенча бурычларга да кагылды, ул 3 млн сумнан артык тәшкил итә, шуның күп өлеше – 1 млн 700 меңе – җир салымы. Ә бит җирле үзидарәнең бистә файдасына эшчәнлек мөмкинлекләре салым түләүчеләрнең намуслылыгына бәйле, чөнки чыгымнарның төп өлеше район үзәген төзекләндерүгә китә. Мәсәлән, кышын юлларны карап тотуга 5 млн сумнан артык акча сарыф ителгән, урамнарны яктырту өчен 170 тән артык яңа яктырткыч куелган, гәрчә күбрәк кирәк булса да. Шулай ук үләннәр чабылган, законсыз чүплекләрне бетергәннәр, җәяүлеләр өчен күперләрне ремонтлаганнар.

Республика программасы буенча вак таш-ком катнашмасыннан файдаланып, Үзәк, Әблиев, Комаров һәм Яр буе урамнары ремонтланган.

Бистәдә спорт инфраструктурасын үстерүгә зур игътибар бирелә. Ябык футбол манежы ачылды һәм аның янәшәсендәге С.Садыйкова урамына, чаңгы базасы һәм «Кама Арена» янында машиналар кую территориясенә асфальт түшәлгән. Шулай ук «Акчарлак» спорт комплексына да капиталь ремонт ясалган, биредә балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә спорт белән шөгыльләнү мөмкинлекләре җитәрлек.

Хәрби комиссариат бинасына капиталь ремонт эшләре башкарылган, Островский урамыннан Дзержинский урамына кадәр тротуар төзелгән, күп фатирлы ике йортка ремонт ясалган, тиешле юл билгеләре булган яңа тукталыш мәйданчыклары урнаштырылган.

Шул ук вакытта Владимир Павлович яшүсмерләр арасында вандаллык очракларына игътибарны юнәлтте. Бу бигрәк тә балигъ булмаганнар җыела торган паркларга кагыла. Әйтик, Туфан Миңнуллин паркындагы концерт мәйданчыгына шактый зыян китерелгән, аны төзекләндерүгә үзара салым акчалары сарыф ителгән, эскәмияләр ватылган. Һәм бу – Кама Тамагы халкының ял итү урыны, анда еш кына балалары белән ата-аналар да була, әмма беркем дә үзләрен тәртипсез тотучы яшүсмерләргә кисәтү ясамый.

Хәзер паркта видеокамералар урнаштырылган, әмма ата-аналар да балаларын тәрбияләү буенча җаваплылыкны үз өстенә алсыннар иде, бу җаваплылыкны башкаларга аудармасыннар иде. 

Әмма каматамагылыларның үзләре яши һәм эшли торган урынга битараф булмавына да мисаллар бар. Совет һәм Башкарма комитет тарафыннан бистәбезне төзекләндерү буенча берничә өмә оештырылды, болар – зиратта һәм паркларда, Дзержинский һәм Совет урамнарында, Идел ярында причалдан Лобач тавына кадәр һәм башка җәмәгать урыннарында – «Юрий мәгарәсе», «Җәй» пляжында үләннәрне чабу, җыештыру, чүп-чарны утильләштерү. Бу өмәләрдә бистәнең белем бирү учреждениеләре, үзәкләштерелгән бухгалтерия, финанс-бюджет палатасы, мәдәният учреждениеләре, газ участогы, МЧС, район хакимияте, үзәк район хастаханәсе хезмәт коллективлары аеруча актив катнашкан.

Владимир Павлович үз чыгышында район үзәген төзекләндерүдә даими катнашучы авыл хуҗалыгы идарәсе коллективын телгә алмавы өчен газета аша гафу үтенә.

Җыелышта шулай ук район үзәгенең ТИҮ рәисләре чыгыш ясады. «Богородское» ТИҮ советы җитәкчесе Татьяна Азанчеева зират территориясен һәм ТИҮ территориясенә кергән урамнарны төзекләндерү турында сөйләде: урамнар чүп-чардан җыештырылган, чүп үләннәре чабылган, аннары алар контрольдә тотып яндырылган. Чирков урамындагы балалар мәйданчыгын буяганнар, ә зират янындагы су савытының кранын алыштырганнар. Шулай ук ветераннар Советы белән бергә Идел буенда табылган мәет калдыклары күмелгән урынга хач куелган.

2023 ел йомгаклары буенча «Богородское» ТИҮ «Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль-иҗтимагый үзидарәсе» республика бәйгесендә призер булган һәм 477 700 сумлык грант Мәктәп күле тирәсендәге җәяүлеләр юлын ремонтлауга, шулай ук җирле халыкка уңайлы булсын өчен күл буена эскәмияләр урнаштыруга тотылган.

«Южная Околица» ТИҮ рәисе Татьяна Мозаффарова үз чыгышында шулай ук иҗтимагый үзидарә эшенең төп юнәлешләренең берсе – ТИҮ территориясен төзекләндерү булуын билгеләп үтте. Болар – чүп контейнерлары тирәсен җыештыру, аланда һәм Дуслык урамындагы мәйданчыкта үсентеләр утырту һәм аларны карау, спорт мәйданчыгында һәм аланда үләннәрне чабу, Южная Околицаның үзәк өлешенә җәяүлеләр юлы буйлап чүп-чар җыю, чәчәк түтәлләре булдыру һәм аларны даими карау. Язын да, җәен дә даими өмәләр үткәрелгән. Шулай ук микрорайонны төзекләндерү буенча беренче чираттагы бурычларны гамәлгә ашыру кысаларында урамнарны яктырту өчен 10 лампа сатып алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев