Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Наил Вазыйховның Россия көне уңаеннан котлавы

Хөрмәтле каматамагылылар! Россия көне – дәүләтебезнең милли бәйрәме уңаеннан иң ихлас котлауларны кабул итегез.

Россия көне – илебездә яшәүче барлык халыклар дуслыгы бәйрәме. Безнең көч – бердәмлектә, куәтебез – мәдәниятләр һәм халыклар тигезлегендә. Россия тарихы – һәрберебезнең тарихы һәм ул кече Ватаннан башлана. Безнең өчен ул – Кама Тамагы җире. Ул Бөек илебезнең аерылгысыз бер өлеше булып тора. Безнең аңа мәхәббәтебез – ул Россиягә мәхәббәт – россиялеләрнең балаларына һәм оныкларына тапшырган әһәмиятле һәм изге идеясе.

Хезмәт сөючәнлек, фидакярлек һәм иҗади хезмәткә омтылыш нәтиҗәсендә алга таба да киләчәк буыннарга көчле һәм нык Россияне тапшырачакбыз!

Бу бәйрәм көнендә барыгызга да бәхет һәм иминлек, илебезнең һәм туган ягыбызның киләчәге файдасына хезмәттә зур уңышларга ирешүегезне телим.

Хөрмәт белән, Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Н.А.Вазыйхов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев