Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагы комбайнчысы Шамил Нуруллинның портреты Яңа Третьяковка күргәзмәсенә куелган

13-27 гыйнварда Мәскәүдә Яңа Третьяковкада «Хезмәт сәнгате» күргәзмәсе уза.

Биредә 200 дән артык иң яхшы рәсем сәнгате, графика, скульптура әсәрләре, шулай ук 2023 елда «Вакыт, алга!» фестивале кысаларында Россия рәссамнары тарафыннан эшләнгән инсталляцияләр тәкъдим ителгән. 

Картиналарның берсендә «Август-Кама Тамагы» ҖЧҖның тракторчы-машинисты Шамил Нуруллин сурәтләнгән. Чаллы рәссамы Татьяна Низамова аны урып-җыю вакытында рәсемгә төшергән – агрофирманың бодай кырлары фестивальдә катнашучы рәссамнар эшләгән мәйданчыклар арасына керде.   

 – Басуга килеп җиткәч, комбайнчыларның төшке ашка тукталганын күрдек һәм алар белән аралашу мөмкинлеге булды. Мин рәсемгә төшерү өчен аларның берсеннән  зур комбайн тәгәрмәче янына басуын үтендем. Бу сюжет минем үзәк картинамның нигезе булып тора. Портретларны ясарга мин аеруча яратам, образга тулысынча кереп китәм. Зур комбайнны да тулысынча сурәтләргә теләдем. Масштабларны саклап калу һәм барысын да бер киндергә урнаштыру мөмкин түгел иде. Хәтта бу форматтагы кәгазь дә юк. Шул вакытта триптих ясау идеясе барлыкка килде, - диде Татьяна Низамова.

Аның эше фестивальнең ярымфиналына узган һәм Яңа Третьяковка күргәзмәсе өчен сайлап алынган.

Картина герое Шамил Нуруллин Иске Барыш авылыннан, портретының башкала галереясенә куелганын белмәгән булган. Шулай да ул төшке аш вакытында рәссамнарның үзен сурәткә төшергәнен бик яхшы хәтерли.

 – Безгә нинди генә кунаклар килми, әмма рәссамнар килүе беренче тапкыр... Кызыклы булды. Мин, әлбәттә, картинада сурәтләнүемә шатмын! - диде ул.

Шамил Нуруллин «Август-Кама Тамагы» агрофирмасында беренче чәчүдән бирле эшли. Узган ел ул 60 яшьлек юбилеен билгеләп үткән. Авыл хуҗалыгы техникасы руле артында 42 ел хезмәт куя, шушы еллар дәвамында туган җирендә хезмәт итә, берничә тапкыр ТР Авыл хуҗалыгы һәм район министрлыгы бүләкләре белән билгеләп үтелгән.

Күргәзмәне «Август-Кама Тамагы» кырлары сурәтләнгән тагын бер картина бизи. Бу – Яшел Үзәннән яшь рәссам Катерина Фехерның «Уңыш җыю» эше, ул шулай ук ярымфиналга үткән.

“Картинада кырларның техникасын яки матурлыгын гына түгел, бу хезмәтнең югары мәгънәсен дә җиткерергә, зур машиналарда эшләүче кешеләрне күрсәтергә теләдем. Киндернең күләме (ә бу 80*160 см) идеяне һәм басу киңлекләрен җиткерү өчен кечкенә булып чыкты. Эш реализм жанрында, әмма график элементлар белән башкарылды. Бу стильдә эшләүгә мине машиналарның графиклылыгы этәрде. Стиль бодайның алтын белән ассоциацияләнүен  көчәйтү өчен сайланды. Күкне бераз үзгәрттем – без анда чакта ул ачык зәңгәрсу иде, ә мин аны эшнең эмоциональ кабул ителешен арттыру өчен бераз караңгырак иттем. Шул итеп, шәмәхә-алтын колорит барлыкка килде, бу комбинация пленэрдан алган тәэсирләремне: машиналарның корычын һәм кырларның алтын төсен җиткерә. Авыл хуҗалыгы белән танышу мөмкинлеге биргәне, җылы кабул иткәннәре һәм мавыктыргыч экскурсия оештырганнары өчен «Август» предприятисенә рәхмәт белдерәм”, - диде проект финалисты Катерина Фехер.

«Вакыт, алга» фестивале узган ел бишенче тапкыр уздырылды. Проектка Россия эшмәкәре һәм сәясәт эшлеклесе Константин Бабкин (“Ростсельмаш” хуҗаларының берсе) һәм Россиянең халык рәссамы, В.И.Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт сынлы сәнгать академик институты профессоры Анатолий Любавин нигез салган. 

Фестивальнең идеясе сәнгать аша җәмгыятьнең игътибарын иҗади хезмәт темасына, Ватан сәнәгате һәм авыл хуҗалыгы үсешенә җәлеп итү, эшче һөнәренең мөһимлеген күрсәтүдән гыйбарәт. Проект партнерлары: Россиянең 40 тан артык җитештерү мәйданчыгы, шул исәптән компанияләр төркеме. 

Исегезгә төшерәбез, узган елның июлендә район кырларында рәссамнар булачак картиналарының эскизларын ясады. Без алар белән басуда очраштык, анда сәнгать осталары безгә үз эшләре һәм планнары турында сөйләде. Аларның берсе Анастасия Афанасьеваның эше газетабызның беренче битен бизәгән иде. Аның картинасы “Вакыт, алга!” проекты кысаларында шулай ук Яңа Третьяковка залына куелган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев