Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Кама Тамагы басуларыннан килгән һәр уңышны ул кабул иткән

Ольга Федотова гомере буе диярлек Красновидо икмәк кабул итү пунктында лаборант булып эшләгән.

Урып-җыю вакытында икмәк кабул итү пунктына баргач, без аның турында берничә тапкыр яздык. Район кырларында җыелган бөртеклеләр уңышы аның кулы аша үтә. Лаборантлар кабул ителгән бөртеккә дымлылыгы, чүпләнү дәрәҗәсе буенча характеристика бирә.  Уңышны киптерү һәм чистарту шуңа бәйле.

Бүләк уйнату барышында Ольга Павловнаның безнең даими язылучыбыз булуы ачыкланды. Раштуа бәйрәмнәрендә без аңа бүләк тапшырырга Красновидовога бардык, уллары Сергей һәм Алексей ишегалдында кар көриләр иде. Алар әниләренең хастаханәдә ятуы турында әйттеләр. Без аңа дигән бүләкне улларына тапшырдык, Ольга Павловнаның тизрәк савыгуын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев