Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагында соңгы кич

Германиядән килгән дусларыбызның район белән танышуларына унике көн булды, аларның китәр вакыты җитте. Җомга көне автобуслар алман дусларыбызны Казан тимер юл вокзалына илтте. "Идел" лагерындагы соңгы кич чараларга бай һәм күңелле узды. Ул кунаклар һәм балалар музыка мәктәбенә йөрүчеләр, укытучылар уртак көче белән әзерләнгән традицион концерт белән тәмамланды. Чараны мәгариф...

Германиядән килгән дусларыбызның район белән танышуларына унике көн булды, аларның китәр вакыты җитте. Җомга көне автобуслар алман дусларыбызны Казан тимер юл вокзалына илтте.
"Идел" лагерындагы соңгы кич чараларга бай һәм күңелле узды. Ул кунаклар һәм балалар музыка мәктәбенә йөрүчеләр, укытучылар уртак көче белән әзерләнгән традицион концерт белән тәмамланды.
Чараны мәгариф бүлеге җитәкчесе Илшат Гомәров ачты, ул кунакларга районда һәм Татарстанда булу ошагандыр, дип белдерде һәм алман телендә чыгыш ясады.
-Нәрсә әйткәнемне аңламадым, әмма ике елдан соң сезне алман телендә шпаргалкасыз котлау белән каршы алырмын дип ышанам, - дип вәгъдә итте Илшат Мәхмүт улы.
Концертны кунаклар Лариса Рубальская шигыре белән ачып җибәрделәр. Алар шулай ук рус телендә бард җырын да башкардылар. Безнекеләр һәм кунакларның чыгышлары стиль буенча аерылып торса да, теләкләре бер - алар барысы да үзләренең шөгыльләре турында сөйләргә омтылды. Людвигслусттан килгән укучылар хәрби сәнгать һәм урам биюләрен күрсәтсә, безнекеләр матур итеп җырлады һәм музыка инструментларында уйнадылар. Ксюша Юманова, Апполинария Лазарева, Җамал Мөхәммәдиев, Маша Артемьева, Диана Закирова һәм бию номерлары әзерләгән ике отряд төркеме- алар барысы да бу кичнең кунакларга күп санлы экскурсияләр кебек истә калуларын теләде.
Барысы да яхшы. Әмма кунаклар һәм хуҗалар чыгышларны бергәләп әзерләсә яхшырак булыр иде. Алена Хахалева үз отрядына өйрәткән биюне барысы бергәләп башкарса күңелле дә, истә дә калган булыр иде. Кунаклар рус телендә өйрәнгән җырга хуҗалар да кушылса, тагын да матуррак чыгар иде. Болар белән бергә дуслык тагын да ныгыр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев