Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кайчанга кадәр?

Кама Тамагындагы Җиңү паркы район үзәгендә яшәүчеләр һәм кунакларның гына түгел, вандалларның яраткан урыны.

Җимерелгән эскәмияләр һәм плафоннар турында берничә тапкыр язып чыккан идек инде. Бу юлы яшь «малевичлар» бурсчатка, контейнерлар һәм фонарьларда язулар сыйфатында паркта һәм мәктәп яны күлендә ял итүләрен билгеләп чыкканнар. Баллонлы юылмый торган буяулар кулланып «иҗат» иткәннәр. Язулар һәм рәсемнәр буенча фикер йөртсәң, яшүсмерләрнең нәрсә әйтергә теләгәнен аңлау авыр. Вандализмның даими рәвештә кабатланып торуының сәбәбе - җәзасызлык.
Район үзәгендә Җиңү паркы һәм мәктәп күлен поселокта яшәүчеләрнең күп санлы үтенечләре буенча төзекләндерә башладылар. Бу кама Тамагында балалар белән ял итәргә, саф һавада йөрер урын булмагач эшләнде. Хакимият рәхәтләнеп ял итөр өчен ике урын бүләк итте һәм без аны нәрсәгә әйләндердек? Чүп-чарны җиргә ташлыйбыз, эскәмияләрне җимерәбез, плафоннарны ватабыз. Моннан соң без кемнәр инде?!
P.S.Россиянең провинциаль шәһәрләренең берсендә яшь әниләрнең берсе матур традиция башлап җибәрә: «Әлеге уенчык ошаган теләсә кайсы нәнигә бүләк» дип язып, балалар уйнамаган уенчыкларны паркка алып килә дә, чәчәк түтәленә куя. Хәзер паркта түләүсез уенчыклардан тулы бер кибет пәйда булган. Балалар килеп, үзләренә ошаган уенчыкларын сайлап ала, үз уенчыкларын калдырып китә. безгә дә алардан ата-бабаларыбыз хәтерен җимерергә түгел, ә иҗат итәргә, шатландырырга өйрәнәсе иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев