Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Кайбыч районында әти-әниләргә карата беренче эш кузгатылды

Татарстанда балигъ булмаган балаларының транспорт белән идарә итүенә юл куйган ата-аналарны җинаять җаваплылыгына тарта башладылар.

Беренче җинаять эше ТР Кайбыч районында кузгатылган. Ата-аналарны җаваплылыкка тарту максатыннан балигъ булмаган машина йөртүчеләр катнашындагы һәр юл-транспорт һәлакәте турында Тикшерү комитетына хәбәр ителәчәк.

Агымдагы ел башыннан юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре мотоциклчыларга карата 168 административ материал төзегән, шуларның якынча өчтән бере — балигъ булмаганнар. Шуңа бәйле рәвештә Татарстан Дәүләт автоинспекциясе республика Прокуратурасына 2025 елда балалар катнашында шундый юл-транспорт һәлакәтләре турында мәгълүмат белән хат юллады һәм яшь машина йөртүчеләрнең ата-аналарына карата җинаять эшләре кузгату тәкъдиме белән чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев