Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кадетлар “Онытылган каберләр юк” акциясендә катнашты

Кадет мәктәбе укучылары сугыш каһарманнарының батырлыкларын хөрмәт итәләр һәм ел саен хәрби каберлекләрне төзекләндерәләр.

Бөек Ватан сугышы һәйкәлләрендә халкыбызның җиңү тарихы чагылыш тапкан. «Безгә тыныч тормыш бүләк иткән геройларның җирләнгән урыннарын онытырга хакыбыз юк», - дип язылган кадет мәктәбенең социаль челтәрләрдәге төркемендә.

Бу юлы 9-11 сыйныф укучылары Куйбышев Затоны бистәсе зиратында Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннарның каберләрен тәртипкә китерделәр.  

Эш тәрбияче Ирек Гобәйдуллин җитәкчелегендә узды.

«Без ел саен поселок зиратында геройларның каберләрен төзекләндерүгә үз өлешебезне кертергә тырышабыз. Бу укучыларыбызның патриотик тәрбиясе генә түгел, беренче чиратта, каны һәм чыдамлыгы белән Бөек Җиңүгә ирешкән кешеләргә хөрмәт билгесе”, - диде Ирек Ильяс улы.

Сугыш геройларының барысының да кабергә килеп, тәртип урнаштыра ала торган туганнары юк. Бу мактаулы вазифаны авыл советы һәм кадет мәктәбе хезмәткәрләре үз өстенә алган. Алар районның башка ваемсыз булмаган кешеләрен дә изге эштә катнашырга чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев