Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, хөрмәтле Кама Тамагы районы халкы!

Сезне Бөек Җиңүнең 71 еллыгы белән тәбрик итәм. 9 Май - үзенчәлекле бәйрәм. Җиңү безгә зур югалтулар белән килде, бер генә илнең дә үз иреге һәм бәйсезлеге өчен алай кыйммәт түләгәне юк. Бөек Ватан сугышы хатирәсе Ватаныбыз елъязмасына батырлык, кыюлык, бердәмлек символы булып мәңгелеккә язылган. Җиңү көне - буыннар бердәмлеге...

Сезне Бөек Җиңүнең 71 еллыгы белән тәбрик итәм. 9 Май - үзенчәлекле бәйрәм. Җиңү безгә зур югалтулар белән килде, бер генә илнең дә үз иреге һәм бәйсезлеге өчен алай кыйммәт түләгәне юк. Бөек Ватан сугышы хатирәсе Ватаныбыз елъязмасына батырлык, кыюлык, бердәмлек символы булып мәңгелеккә язылган.

Җиңү көне - буыннар бердәмлеге бәйрәме. Бүгенге көндә үз тарихыңны белү һәм саклау бик әһәмиятле. Бөек Җиңү варислары булу - зур дәрәҗә, балаларыбыз һәм әтиләребез батырлыгы турындагы истәлекләрне гасырлар дәвамында намус белән сакларга тиешбез. Ватаныбыз бәйсезлеген саклауда һәлак булган батырларга мәңгелек дан!

Ватаныбыз иреге һәм бәйсезлеге өчен көрәшкән хөрмәтле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре күңелләрдә һәрвакыт сакланыр. Ватаныбыз, барлык кешелек өчен башкарган хезмәтегез өчен сезгә чиксез рәхмәтлебез.

Сезне Җиңү көне белән котлыйм! Сәламәтлек, иминлек, тыныч тормыш телим.

П.Н.Лоханов,

Кама Тамагы муниципаль район башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев