Июль аенда балаларга кушылган сирәк очрый торган исемнәр
9-15 июль көннәрендә Казан шәһәренең Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләрендә 292 пар язылышкан. Иң яшь кияү белән кәләшкә - 18 һәм 17, иң олыларына 69 һәм 66 яшь. Шушы вакыт аралыгында Казанда 482 сабый (242 ир бала һәм 240 кыз бала) тууы теркәлгән. Әниләрнең иң яшенә - 18, ә иң...
9-15 июль көннәрендә Казан шәһәренең Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләрендә 292 пар язылышкан. Иң яшь кияү белән кәләшкә - 18 һәм 17, иң олыларына 69 һәм 66 яшь.
Шушы вакыт аралыгында Казанда 482 сабый (242 ир бала һәм 240 кыз бала) тууы теркәлгән. Әниләрнең иң яшенә - 18, ә иң өлкәненә - 46 яшь.
Балаларга иң еш кушылган исемнәр - Әмир, Ралина, Әминә, Артем, Амелия, Азалия, Максим, Арина һәм Ильяс. Ә бу атнада кушылган иң сирәк исемнәр - Сәләхетдин, Радель, Сальсабиль, Нурлан, Ванесса, Эрнест, Марьяна, Лидия, Виолетта.
Интертат.ру
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев