Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Югары уку йорты белән берлектә

Үзебезнең әйләнә тирәбездәге гүзәллеккә, гомумән, табигатькә булган мәхәббәт Олы Кариле урта гомумбелем бирү мәктәбе укучыларында география һәм биология фәннәренә аеруча зур кызыксыну уята. Шуларның барысын да исәпкә алып, мәктәп директоры Илсур Кәримуллин ТДГПУның ФЕГО (факультет естественно-географического образования) факультеты белән элемтәгә керү фикерен белдерде һәм 2011 елның 30 мартында бердәм эшчәнлек...

Үзебезнең әйләнә тирәбездәге гүзәллеккә, гомумән, табигатькә булган мәхәббәт Олы Кариле урта гомумбелем бирү мәктәбе укучыларында география һәм биология фәннәренә аеруча зур кызыксыну уята. Шуларның барысын да исәпкә алып, мәктәп директоры Илсур Кәримуллин ТДГПУның ФЕГО (факультет естественно-географического образования) факультеты белән элемтәгә керү фикерен белдерде һәм 2011 елның 30 мартында бердәм эшчәнлек алып бару һәм факультет белән мәктәп арасында гыйлми-мәгълүмати элемтә булдыру хакында килешү төзелде. Мәктәптә әлеге элемтәне булдыру өстенә зур эш алып баручы биология-химия укытучысы Айгөл Ибраһимовага әлеге эшчәнлекне давам итү һәм үстерү йөкләнелде.

Бу килешү балаларда да, укытучыларда да әлеге фәннәргә кызыксыну тагын да арттыра төште. Чыннан да, 6 майда мәктәбебездә "Балаларда экологик аң формалаштыру" темасына булып үткән тәүге гыйлми-методик семинарда алып барылган эшчәнлек югарыда әйтелгәннәрне раслый. Семинарда катнашкан ТДГПУдан килгән кунакларыбыз: ТДГПУның ФЕГО факультеты деканы, педагогика фәннәре докторы, профессор Илгизәр Гайсин, педагогика фәннәре докторы, профессор Җәүдәт Хөсәинов, соискатель Булат Гафуров, мәктәптә география, биология фәннәре өлкәсендә алып барылган эшчәнлекнең югары дәрәҗәдә булуын ассызыклады. Октябрь аенда килешү яңартылды һәм 17 декабрьдә "Авыл мәктәпләре укучыларында экологик культураны туган якны өйрәнү аша формалаштыру" темасы буенча үткәрелгән гыйлми-методик семинарда Казан кунаклары: К(И)ФУ ның Экология һәм география институтының география һәм экология укыту бүлекчәсе җитәкчесе педагогика фәннәре докторы, профессор Илгизәр Гайсин, ТРның атказанган укытучысы, доцент Әзбәр Габидуллин белән бергә районыбызның барлык мәктәпләреннән дә география, биология, химия укытучылары да катнашты.

Семинар кызык һәм мавыктыргыч булды. Эшне табигатьне нәни сөючеләребез - башлангыч сыйныф укучылары башлап җибәрде. Алар кунакларга "Табигатьтә кунакта" дип исемләнгән экологик тәрбия чарасы күрсәтте. Сабыйларның бу кадәр бирелеп уйнаулары, чарада кузгатылган проблемаларны хәл итү юлларын эзләүләре, аларның ихласлыгы тормышта да табигать сагында торуларын раслады.

Очрашуның икенче бүлеген сәламләү сүзе белән РОО җитәкчесе Илшат Гомәров башлады. Ул үзенең чыгышында әлеге килешүне аерым бер мәктәп белән генә түгел, тулаем РОО белән төзергә тәкъдим итте. Киләсе чыгышларны Казан кунаклары ясады. Илгизәр Тимергали улы ИЭиГ КФУ магистратурасының беренче курс студенты һәм берүк вакытта Олы Кариле мәктәбенең география-биология укытучысы Зөлфәт Гайнуллинга гыйлми-методик семинарларда актив катнашканы һәм эзләнү эшләрендәге уңышлары өчен мактау грамотасы тапшырды.

ИЭиГ КФУ магистратурасының беренче курс студенты һәм мәктәбебезнең география-биология укытучысы Зөлфәт Гайнуллин, география укытучысы Сәкинә Гәрәева, Рудник урта мәктәбенең география-биология укытучысы Анастасия Миңнегалиева авыл мәктәпләре укучыларында экологик культураны туган якны өйрәнү аша формалаштыру өлкәсендә эшләү алымнары һәм ирешкән нәтиҗәләре хакында чыгыш ясады.

Ахырдан киңәшмәнең брошюрасын чыгарырга һәм киләсе очрашуны география, биология фәннәре белән кызыксынучы, әлеге фәннәрдән бердәм дәүләт имтиханы бирергә теләгән укучылар белән оештырырга булдылар.

Киләчәктә әлеге элемтә уңай нәтиҗәләр бирер, дип уйлыйм. Бары бердәм булып, кулга-кул тотынышып дөрес юнәлештә эшләргә генә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев