Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Южная околица» территориаль иҗтимагый үзидарәсе чираттагы грантны отты

ТР Муниципаль берәмлекләре Советында 2022 ел йомгаклары буенча «Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсына йомгак ясадылар.

ТИҮ конкурсы 2015 елдан бирле үткәрелә һәм ике этапта - муниципаль һәм республика этапларында уза. Ул территориаль иҗтимагый үзидарә эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыруга, җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү буенча үз инициативаларын гамәлгә ашыруда халыкның эшлекле һәм социаль активлыгына юнәлдерелгән.

Быел конкурска ТИҮдән 170 гариза килгән.  Конкурс турындагы нигезләмәгә карап, өч төркем буенча нәтиҗә ясала. Безнең район 60 меңнән азрак халкы булган районнар һәм шәһәрләрнең өченче төркеменә керә. Конкурсның приз фонды тарафыннан 73 млн. сумлык 120 грант каралган.

Конкурс нәтиҗәләре буенча «Южная околица» ТИҮ үз төркемендә өченче урынны яулады. Бу ТИҮнең гражданнарның социаль зәгыйфь категорияләренә ярдәм күрсәтү, «Южная околица» микрорайонын төзекләндерү, мәдәни-массакүләм һәм физкультура- сәламәтләндерү чараларын үткәрү буенча лаеклы эш нәтиҗәсе.

Грант алучылар бу елның беренче өмәсенә чыктылар: «Южная околица» ТИҮ Советы әгъзалары үз микрорайоннарын төзекләндерүне дәвам итә.

Южная околица паркында (аланында) территориаль иҗтимагый үзидарә активистлары кәстәнә (каштан) һәм имән үсентеләре утыртты. Әлеге агач утырту акциясе ел саен уза, аннан үсентеләрне карау һәм территорияне җыештыру эше башкарыла.

Шулай ук ТИҮ Советы әгъзалары утырыш үткәрделәр, анда микрорайонны төзекләндерү эшчәнлеген дәвам итү һәм кешеләр өчен уңайлы шартлар тудыру өчен грантны тормышка ашыру буенча беренче чираттагы эшләрнең планын билгеләделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев