Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Юл ыгы-зыгыны һәм ваемсызлыкны яратмый

19 ноябрьдә юл вакыйгаларында һәлак булганнарны искә алалар.

Берләшкән милләтләр оешмасы юл хәрәкәтендә катнашучыларның гомерен һәм сәламәтлеген саклау проблемаларына җәмгыятьнең игътибарын җәлеп итү максатыннан ноябрьнең өченче якшәмбесенә Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көнен билгеләде. Быел бу датаның 30 еллыгы билгеләп үтелә.

ТР ЮХИДИ мәгълүматлары буенча, 10 ай эчендә республика территориясендә 389 юл-транспорт вакыйгасы булган, аларда 16 бала һәлак булган һәм 403 е яраланган. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, хәл шактый кискенләшкән. Юл-транспорт һәлакәтләре 25 очракка, яраланган балалар саны 18 гә, һәлак булган балалар саны 5 кә, ягъни 1,5 тапкыр арткан. Һәлак булган балаларның 11е – пассажир, 5 се җәяүле булган. Юл-транспорт һәлакәтләренең 78% ы машина йөртүчеләр гаебе белән килеп чыккан.
Район юллары буйлап узганда, юл кырыйларында чәчәкләр һәм веноклар белән бизәлгән һәйкәлләрне күрергә мөмкин, алар юл-транспорт вакыйгасында һәлак булган кешеләрнең әлеге урынга каны тамганы турында искәртеп тора.

Югары Ослан ЮХИДИ мәгълүмат-лары буенча, быелның ун аенда район юлларында зыян күрүчеләр катнашында 5 юл-транспорт вакыйгасы булган, аларда 6 кеше яраланган, берсе һәлак булган.

– Гыйнвар, апрель, июль һәм август айларында автомобильләр бәрелешү нәтиҗәсендә 5 кеше яраланган һәм бер шофер һәлак булган, - дип хәбәр итте ЮХИДИ дәүләт инспекторы Павел Калмыков.  - Шулай ук июль аенда бер җәяүле таптатыла, нәтиҗәдә ул яралана. Төп кагыйдә бозулар: юл йөрү чиратлылыгын, ян интервалын үтәмәү, дистанцияне дөрес сайламау, юл аркылы чыгу максаты булмаган килеш юл уртасында булу.

Узган ел район территориясендә зыян күрүчеләр катнашында 9 юл-транспорт һәлакәте булды, аларда 7 кеше яраланды һәм ике кеше үлде. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу: каршы хәрәкәт полосасына чыгу, юл аркылы чыгу максаты булмаган килеш юл уртасында булу, тизлекнең конкрет хәрәкәт шартларына туры килмәве, транспортның юлда урнашу кагыйдәләрен, пассажирларны йөртү кагыйдәләрен бозу. 

Кама Тамагы-Затон һәм Заовражный Каратай-Уразлино юллары киселешендәге участок турында язганыбыз бар. Соңгы вакытта монда икенчел юлдагы машина йөртүчеләренең түземсезлеге нәтиҗәсендә автомобильләр бәрелешү очраклары еш була. Онытмагыз, төп юл – Кама Тамагы-Затон. Бу юлдагы транспорт Каратай һәм Уразлино ягыннан чыгучы транспорт алдында өстенлекле. Махсус билгеләр урнаштырылган юлда кагыйдәләрне үтәп хәрәкәт итү генә күңелсез һәм куркыныч хәлләрне булдырмаска ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев