Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүдә ярдәм
Сөйки мәктәбе районда беренчеләрдән булып юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү өчен «Юл фәнен өйрәнәбез» дигән интерактив җиһазга ия булды.
Рекреациядә аның өчен уңайлы урын булдырылган, биредә стенд һәм өстәл урнаштырылган.
11 сыйныф укучысы Тимур Минвәлиев белән 4 сыйныф укучысы Артем Родин җиһазларны беренчеләрдән булып өйрәнгәннәр һәм хәзер алар аны куллану буенча җаваплы.
– Бу шул ук компьютер инде, бары сенсорлы, аңа тычкан тоташтырырга да мөмкин, - ди Тимур. - Монда үз файлларыңны йөкләргә, укучыларга өйрәтә торган мультфильмнарны күрсәтергә, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча имтиханнарга әзерләнергә, гомумән, төрле программалар буенча өйрәнү өчен файдаланырга була.
— Менә монда комплекс менюсы, монда транспорт үсеше тарихы, юл элементлары, билгеләр һәм кагыйдәләр белән танышырга мөмкин, - ди Артем. – Әгәр балаларда җиһазларны кулланганда сораулар туа икән, мин аларга ярдәм итәм.
— Бу җиһаз балаларның юл-транспорт җәрәхәтләре алуын кисәтүдә һәм киметүдә зур роль уйный, - ди юл хәрәкәте иминлеге хезмәте ДБУ профилактика бүлегенең әйдәп баручы белгече Кристина Миңнуллина. - Балалар бакчасында, башлангыч мәктәптә, беренче тапкыр өзлексез белем ала башлаганда, балалар киләчәктә үзләренең гомерләрен һәм сәламәтлекләрен саклап калу кагыйдәләрен тизрәк истә калдыра. Ә белем бирү эшчәнлегенә мультимедиа һәм интерактив җиһазларны кертү балаларга белем алу процессын мавыктыргыч һәм истә калырлык итү мөмкинлеге бирә.
Бу «Имин, сыйфатлы юллар» проекты кысаларында һәм «2014-2025 елларга ТРда юл хәрәкәте иминлеген арттыру» ярдәмче программасы чараларын гамәлгә ашыруда мөмкин булды. Шулай ук мәктәп яны мәйданчыгындагы юлда да махсус билгеләр ясалган.
Бу вакыйга узган атнада Сөйкидә узган ЮИД гомуми белем мәктәпләре отрядлары җитәкчеләренең зона семинар-киңәшмәсе нигезенә салынды.
– Семинарда катнашучыларны командаларга бүленгән укучылар каршы алды, - диде директор урынбасары Ольга Сорокина. – Без тема буенча квест әзерләдек, һәр команда юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча биремнәрне үтәде, аларны мөстәкыйль рәвештә һәм педагоглар ярдәмендә башкардылар. Этапта җиңеп, катнашучылар тематик рамкада фотога төштеләр. Мәктәп театр коллективы әлеге темага тамаша әзерләде. Аннары педагоглар балалар имгәнүен кисәтү буенча мәгариф учреждениеләре һәм ЮХИДИнең үзара хезмәттәшлеге мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Барысына да семинарга стандарт булмаган якын килү ошады.
Интерактив стенд янында тематик эшләнмәләр күргәзмәсе урнаштырылган, мәктәп укучылары аның турында безгә бик теләп сөйләде.
Биредә төрле светофорлар, юл билгеләре белән бизәлгән яңа ел чыршылары, тема буенча плакатлар, башка бик күп яңа ел һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча эшләнмәләр бар.
– Узган ел без «Имин тәгәрмәч» район бәйгесендә катнаштык, - ди Артем. - Кызганыч, без җиңмәдек, әмма бүләк итеп велосипед бирелде, аны хәзер күнекмәләр вакытында һәм кече сыйныф укучыларын юл йөрү кагыйдәләренә өйрәткәндә кулланабыз.
Балалар белән аралашканда өйрәтү җиһазларының актив кулланылуы, ә мәктәптә юл хәрәкәте куркынычсызлыгына зур игътибар бирелүе аңлашылды, шулай булгач, бәйгедә җиңүләре бик мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев