Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Юл «гомер юлы»на әверелергә тиеш түгел

БМО инициативасы белән ел саен май аенда глобаль юл хәрәкәте иминлеге атналыгы үткәрелә. Быел ул 15 майда башлана.

Юллардагы куркынычсызлык проблемасы бөтен дөнья буенча актуаль. Юл һәлакәтләре ел саен 1,3 миллионнан артык кешенең гомерен өзә һәм 5 яшьтән 29 яшькә кадәрге кешеләр үлеменең төп сәбәбе булып тора.

Глобаль атнаның бурычы – юл-транспорт һәлакәтләре куркынычы янаган факторлар (шлемнар һәм куркынычсызлык каешларын кулланмау, исерек хәлдә машина белән идарә итү, тизлек режимын үтәмәү, юл катламы һәм инфраструктура нормаларына туры килмәү) санын киметүгә юнәлдерелгән гамәлләрне стимуллаштыру.

- Узган ел Кама Тамагы районы территориясендә 8 юл-транспорт һәлакәте булды, аларда 3 кеше һәлак булды, бишесе җәрәхәтләр алды. Һәлак булганнарның икесе җәяүлеләр иде. Агымдагы елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча район территориясендә бер юл-транспорт һәлакәте булды, анда 1 кеше үлде, 1 кеше яраланды. 2022 һәм 2023 елларның беренче кварталлары нәтиҗәсе буенча, “Югары Ослан” полиция бүлегенең ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафынан транспорт белән исерек хәлдә идарә иткән өчен 27 һәм 25 машина йөртүче тоткарланды, - диде «Югары Ослан» полиция бүлегенең ЮХИДИ җитәкчесе вазифаларын башкаручы Павел Калмыков.

– Юл хәрәкәтендә катнашучыларның иминлеге – ЮХИ буенча район комиссиясе эшенең иң мөһим юнәлешләренең берсе. Шуңа күрә статистиканы яхшы дип әйтеп булмый. Хәтта бер юл һәлакәте дә ЮХИ буенча комиссия эшен яңадан карап чыгарга мәҗбүр итә, - дип саный ЮХИ буенча комиссия рәисе Ринат Заһидуллин. - Быел гыйнвар аенда булган юл-транспорт һәлакәтен барыбыз да хәтерли, анда автобус белән җиңел автомобиль бәрелеште, машина йөртүченең тайгак юлда транспорт белән идарә итә алмавы нәтҗәсендә бер кеше һәлак булды, алты кеше зыян күрде.

Җәйге яллар башлангач, урамда балалар саны артачак, күбесе велосипедлар һәм самокатларда йөри, юл кырыйларына чыгалар яки юл аша саксыз үтәләр.

- Быел ЮХИ ДБУ хезмәткәрләре ЮИД җитәкчеләре белән ике семинар киңәшмә, «Күренеп тор» акциясе, сигез агитация-пропаганда чарасы, мәктәп укучылары белән алты әңгәмә, өч ата-аналар җыелышы, хезмәт коллективында бер җыелыш үткәрде. Шулай ук укучылар «Имин тәгәрмәч», «Иң яхшы ЮИД отряды», «Автоярыш» бәйгеләрендә, ә педагоглар мәктәпкәчә учреждение тәрбиячеләре арасындагы конкурста катнаштылар. Бу чараларның барысы да балалар арасында юл-транспорт имгәнүен кисәтүгә юнәлдерелгән, - дип хәбәр итте газетага ЮХИ ДБУ белгече Кристина Миңнуллина.

Шулай ук ул искәрткәнчә, җәй көне урамда балалар һәм яшүсмерләр саны арту сәбәпле, өлкәннәргә дә, балаларга да 7-14 яшьлек велосипедчыларның тротуарлардан, җәяүлеләр һәм велосипедчылар юлыннан гына хәрәкәт итәргә тиешлеген истә тотарга кирәк. Махсус юллар һәм тротуарлар булмаганда, 14 яшьтән өлкәнрәк велосипедчыларга юлның уң кырыеннан хәрәкәт итәргә рөхсәт ителә.

Урамнардагы һәм торак пунктлар арасындагы юлларның сыйфаты юл хәрәкәте иминлегенең мөһим аспекты булып тора.

К.Маркс урамында юл өслеген ремонтлауны оештыруда район үзәге җитәкчелегенең ашыкмавы халык арасында ризасызлык уятты. Тендерны бары икенче тапкырда гына үткәрүгә ирешкәннәр һәм, ниһаять, эшләрне башкару өчен подрядчы билгеләнгән. Кызганыч, апрельдә һава торышының уңай булуы да бу процессны тизләтергә мөмкинлек бирмәде. Юлдагы күп санлы чокырчыклар май бәйрәмнәре алдыннан гына томаланды.

Бүген районда 7 мәктәп маршруты бар, аларда 15 автобус эшли. Бу маршрутларга хезмәт күрсәтүче автотранспорт предприятиесе директоры әйтүенчә, пассажирлар йөртүне оештыруга карата берничә кисәтү бар.

-Олы Салтык авылына керү юлы бик начар, аны машина йөртүчеләр «гомер юлы» дип атый. Шәпкәдән Яңа Салага кадәрге юлда да шундый ук хәл. Кама Тамагының Южная Околица микрорайонында павильон янындагы мәйданчыкны эшләп бетерергә кирәк. “Стройка+” кибете янындагы тукталышларда, РУПС янында, Заовражный Каратайда павильоннар юк. Шулай ук район үзәгендәге тукталыш павильоннары янына билгеләр куярга кирәк, - дип хәбәр итте Радик Хәмидуллин.

- Быел юл төзелеше идарәсе эш планы нигезендә Тәмтегә кадәр 2,5 километр юлны ремонтлаячак, - диде газетага предприятие җитәкчесе Рамил Ганьятуллин. - Узган атнада Олы Салтыкка керү юлын ремонтладык – өлешчә вак таш түшәдек, урыны белән асфальт җәйдек. Зуррак эш күләменә әлегә акча юк.

Кама Тамагы штп башкарма комитеты җитәкчесе Надежда Хәмзина сүзләре буенча, быел Кама Тамагы урта мәктәбе янында билгеләр куелган. Тукталыш мәйданчыкларын төзекләндерүгә килгәндә, җәй көне Заовражный Каратайда һәм Южная Околицадагы ике мәйданчыкка вак таш җәю эшләре башкарылачак. Шулай ук поселок урамнарында өстәмә рәвештә ясалма тигезсезлекләр төзеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X