Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Юбиляр якташларыбыз 1

2024 елда якташларыбыз шәхси юбилейларын билгеләп үтәчәк.

Февральдә Россия Федерациясенең атказанган табибы – Олы Кариле авылында туган Фоат Әхмәтҗановка 80 яшь тула.

Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң, ул үзенең хезмәт юлын Кама Тамагы үзәк хастаханәсендә хирург булып башлый. Аңа Тәмте, Сөйки, Олы Кариле участок хастаханәләрендә дә операцияләр ясарга туры килә. Елына уртача 300-350 операция ясаган. 1976 елда Казанга күчеп китә, Казан дәүләт медицина институтында укыта, онкология курсы буенча дәресләр алып бара. 1983 елда – кандидатлык, 2011 елда докторлык диссертациясен яклый. Ул 300 дән артык фәнни хезмәт язган, педагогик практикада кулланыла торган 28 методик әдәбият бастырып чыгарган, 9 патентка һәм 1 авторлык таныклыгына ия. Илнең сәламәтлек саклау өлкәсен үстерүгә керткән зур өлеше өчен I дәрәҗә Диплом, БДБ һәм Евразия илләренең онкология һәм рентгенорадиология үзәкләре һәм институтлары директорлары ассоциациясенең югары билгесенә лаек булган.

1989 елдан – ТР сәламәтлек саклау идарәсенең баш онкологы. 1992 елдан – медицина университеты доценты. 1995 елда аңа РФның атказанган табибы исеме бирелә. Бүген дә Фоат Шәйхулла улы Республика онкология диспансерының практик хирургы, медицина фәннәре докторы, профессор, КДМУның онкология, нур диагностикасы һәм нур терапиясе кафедрасы мөдире, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан шәһәре буенча Сәламәтлек саклау идарәсе баш эксперт-онкологы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев