Җитәкчеләрнең җылы сүзләре һәм игътибары ханымнарның күңеленә хуш килде
Традиция буенча март аенда Кама Тамагы үзәк район хастаханәсе баш табибы махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләре һәм хатыннары белән очрашу үткәрә.
Алар барысы да әлеге медицина учреждениесендә эшли: Фәридә Фатыйхова, Гөлшат Әхмәтдинова, Илфира Великородных, Гүзәл Рафикова, Алинә Никифорова.
Үзәк район хастаханәсе баш табибы Ильяс Минвәлиев һәр сугышчы турында сорашты, яраланганнарның сәламәтлекләре, өйгә ялга кайтканнарның хәлләре белән кызыксынды һәм теләсә нинди мәсьәләне хәл итү өчен шәхсән үзенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин булуы турында искәртте.
Очрашуда район башлыгы Наил Вазыйхов катнашты, ул солдатларның әниләрен һәм хатыннарын бәйрәм белән котлады. «Иң мөһиме – сәламәтлек телим! – диде ул. – Шундый уллар тәрбияләгәннәре өчен әниләргә рәхмәт, сезнең якыннарыгыз безнең киләчәгебезне һәм балаларыбызның киләчәген, илебезне саклый. Сезне яз бәйрәме белән котлыйм! Нык сәламәтлек, баш өстендә тыныч күк йөзе телим, түбәнчелек белән алдыгызда баш иям! Рәхмәт сезгә!» Район җитәкчесенең җылы сүзләре һәм изге теләкләре җыелганнарның күңелләренә хуш килде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев