Искиткеч каникуллар
Тәмте урта мәктәбе укучылары Санкт-Петербургта экскурсиядә булды.
Тәмте урта мәктәбенең 5-9 сыйныф укучылары герой-шәһәр Санкт-Петербургка барды.
Балалар төньяк башкаланың тарихы, аның истәлекле урыннары һәм мәдәният объектлары белән генә түгел, Ватаныбыз тарихы белән дә танышкан.
Бу сәфәр 9 сыйныф укучылары өчен уку елы тәмамланыр алдыннан күңелле бүләк булган. Аларга башка сыйныф укучылары да кушылган. Мәктәп укучылары матур шәһәрдә булып кына калмаганнар, сәяхәт вакытында бер-берсе турында күбрәк белгәннәр, берләшкәннәр һәм дуслашканнар.
«Сәфәрнең идея илһамчысы 9 сыйныф җитәкчесе Ирина Коржова булды, – диде Тәмте мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Светлана Якимова. – Бу шәһәр очраклы гына сайланмады. Санкт-Петербург – бик матур һәм мәһабәт, бай тарихлы илебезнең мәдәни башкаласы.
Балалар белән бергә сәфәргә дүрт педагог барды. Сәфәр бәясенә юл, шәһәр үзәгендәге кунакханәдә яшәү, ике тапкыр ашау, экскурсияләр керде. Шулай ук төркемне ике ата-ана озата барды, алар педагогларга булыштылар, үзләре дә күп тәэсирләр алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев