Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иске Казиледә пенсионер укытучылар “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” кичәсенә чакырылды

Иске Казиле мәдәният йортында өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан матур чаралар үткәрелде. "Тормышыбыз бизәге сез" шигаре белән үткән беренче чара өлкән яшьтәге барлык авылдашларны зурлауга багышланды. 7 нче октябрь көнне пенсионер укытучылар "Сез иң гүзәл кеше икәнсез" кичәсенә чакырылды. Мәдәният йорты мөдире Тәслимә Әскәрова кичәне эчтәлекле һәм йөрәкләргә үтеп керерлек оста итеп...

Иске Казиле мәдәният йортында өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан матур чаралар үткәрелде. "Тормышыбыз бизәге сез" шигаре белән үткән беренче чара өлкән яшьтәге барлык авылдашларны зурлауга багышланды. 7 нче октябрь көнне пенсионер укытучылар "Сез иң гүзәл кеше икәнсез" кичәсенә чакырылды.


Мәдәният йорты мөдире Тәслимә Әскәрова кичәне эчтәлекле һәм йөрәкләргә үтеп керерлек оста итеп оештырган иде. Чара укытучы хезмәтенә багышланган авылыбыз үзешчәннәре әзерләгән җырлар, шигырьләр белән үрелеп барды. "Бер күрешү - үзе бер гомер",- диләр. Чыннан да, бер чорда мәктәптә эшләп, лаеклы ялга чыгучы укытучыларның истәлекләре байтак җыелган икән. Төрле кызыклы чаралар, ситуацияләр искә төшерелде, уйналган спектакльләр, ачык дәресләр, укучыларга сыйфатлы белем бирү өчен янып йөрүләр, алны-ялны белми чабулар, ашыгулар, бергә эшләгән укытучылар, тагын бик күп истәлекләр... Кайберләрен көлә-көлә, ә кайсыларын сагынып искә төшердек. Уйлап карасаң, һәркайсыбызның җилкәсендә 30-40 еллык эш стажы. Бу бит үзе бер кешенең гомере, гомер юлы мәктәптә узган дигән сүз. Япь-яшь килеш энергиясе ташып торган кеше үзенең хезмәт биографиясен мәктәптә, балаларга белем һәм тәрбия бирү өчен ашкынып башлап җибәрә. Хезмәтне яратып, укучыларны баласыдай үз итеп, эшли-зшли гомернең узып киткәнен дә сизми каласың икән. Инде еллар узып, лаеклы ялга чыккач, тукталып бер уйланасың да, башкарган эшләреңне искә төшереп, нәтиҗә ясыйсың. Ни дисәк тә, хезмәт биографиясен намус белән үтәп, барлык көчебез укыту- тәрбия эшенә бирелгән диеп сөенәсең. Укытучы эшенең нәтиҗәсен үлчәр өчен үлчәүләр юк, ул дистә еллар узгач кына беленә. Безнең мәктәп укытучылары тәрбияләгән укучылар арасында нинди генә һөнәр ияләре юк! Алар- илгә-көнгә файдалы, мактаулы хезмәт ияләре, Кеше дигән исемне горур йөртүчеләр. Шуларны уйлыйсың да, әйе безнең хезмәт бушка китмәгән диеп нәтиҗә ясыйсың. Хәзер инде безнең буын укытучылары нигез салган традицияләрне мәктәбебезнең яшь укытучылары дәвам итә. Иске Казиле урта гомуми белем бирү мәктәбе бүген дә алдынгылар рәтендә. Республиканың 100 алдынгы мәктәбенең берсе без эшләгән мәктәп була алу җанга тынычлык бирә. Укытучылар коллективына зур уңышлар, авыр һәм матаулы хезмәтне башкару өчен ныклы сәламәтлек телим. Бу кичәне оештыручы Тәслимә Әскәровага., үзенең тәмле ашлары белән сыйлаучы Лилия Садриевага рәхмәтебез зур. Аларга да иҗат уңышлары юлдаш булсын

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев