Иске Казиле урта мәктәбендә азык-төлек блогын ремонтладылар
Мәктәп директоры Илшат Гыймранов бик теләп яңартылган кухняны һәм ашханәне күрсәтте.
Ремонттан соң биредә яңа электр плитәләре куелган, һава суырту җайланмасы ремонтланган, кухняга һәм ашханәгә яңа тәрәзәләр куелган, бинаны җилләтү өчен аларны ачарга була. Ярдәмче бинада электр бойлеры куелган, шуңа күрә хәзер савыт-саба юар өчен су җылытырга кирәкми.
-Без бик канәгать, - ди аш пешерүчеләр Роза Насыйбуллина, Венера Яруллина һәм Ландыш Дәминова.- Илшат Мөдәрис улы Келәнче мәктәбеннән савы-саба өчен стеллаж һәм киптергеч, ашханә өчен яхшы җиһазлар кайтартты. Кухняга тутыкмый торган корычтан ясалган яңа савыт-саба алдылар. Хәзер безнең кухняда бик уңайлы. Бик теләп эшлибез.
Быел “Үсеш ноктасы” программасы буенча мәктәптә өч кабинет – физика, химия һәм биология кабинетлары яңартылган, лабораторияләр өчен җиһазлар сатып алынган, кабинетларда заманча интерьер булдырылган. Ун торак пунктта яшәүче 75 бала көн саен бирегә белем алырга килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев