Иске Казиле авыл җирлеге
Биредә җирлек башлыгы Илдус Сәгъдиев хисап доклады белән чыгыш ясады.
Ул билгеләп үткәнчә, җирлектә 382 кеше яши һәм аларның саны елдан-ел кими бара: узган елда 4 кеше вафат булган, яңа туган балалар юк. Шулай итеп, демографиягә кагылышлы саннар куанычлы түгел.
“Үзара салым” программасы буенча җыелган акчалар юлларны карап тотуга (вак таш җәю, кардан чистарту, ягулык-майлау материаллары сатып алу), төзекләндерү һәм янгын куркынычсызлыгы максатларынан чүп үләннәрен чабуга, урамнарны яктыртуга, агачларны кисүгә, КРН-2,1 ротация чапкычына запас частьләр сатып алуга, урамга куяр өчен чыршы сатып алуга, чүп җыюга, янгынга каршы гидрантларны тәэмин итүгә, янгын сүндерү краннарын җылытуга, люкларны кардан һәм боздан чистартуга тотылган.
Ул шулай ук шәхси ярдәмче хуҗалыкларның эшчәнлеге турында да сөйләде (җирлектә аларның саны – 203). Хуҗалар чыгымнарның бер өлешен каплау буенча субсидияләр алган: савым сыерларын асрауга – 799 600 сум, өч яшьтән өлкәнрәк бияләрне асрауга – 180 000 сум, яшь кош-кортлар сатып алуга – 57 100 сум. Ә дәүләттән алынган субсидияләрнең гомуми суммасы – 1 036 700 сум.
Наил Альберт улы җирлектә яшәүчеләргә: авыл хуҗалыгында намуслы хезмәте өчен – Мансур Шәйхетдиновка, мәдәни-массакүләм чараларда, иҗтимагый эшчәнлектә һәм авыл тормышында актив катнашканнары өчен Рамис Зиннәтуллинга һәм Дамирә Сөләймановага Рәхмәт хатлары тапшырды.
Әлбәттә, җыелышларда Ватаныбызны саклаучылар турында да сөйләштеләр. Җирлектән махсус хәрби операция зонасына киткән ир-егетләр бар, авылдашлары мобилизацияләнгәннәргә сүз белән генә түгел, матди яктан да ярдәм итәләр, моның өчен район башлыгы сугышчыларга ярдәм итүчеләргә һәм битараф булмаганнарга рәхмәт белдерде.
Ике җирлектә дә әлеге мөһим теманы «Ватанны саклаучылар» махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү буенча дәүләт фондының Кама Тамагы районындагы филиалының социаль координаторы Ирина Кузиева дәвам итте. Ул искәрткәнчә, Россия Президенты Указы белән 2023 елның апрелендә «Ватанны саклаучылар» махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм фонды төзелгән һәм фондның эшчәнлек өлкәсе хәрби операция ветераннарын һәм һәлак (вафат) булган ветераннарның гаилә әгъзаларына ярдәм итү, социаль һәм башка хезмәтләр күрсәтү максатларыннан комплекслы ярдәм булып тора.
Шулай ук Иске Барыш һәм Иске Казиле авыл җирлекләрендәге җыеннарда районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илфат Вәлиев чыгыш ясады. Ул җыелганнарга кече хуҗалыкларга дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләде: болар – мини-фермалар төзү, субсидияләр алу шартлары, «Агростартап»та катнашу, гаилә фермаларын үстерү. Шулай ук Илфат Илдар улы агымдагы елның гыйнварыннан этләрне теркәүнең һәм чиплаштыруның мәҗбүри булуы турында хәбәр итте, йорт хайваннарына бруцеллез йоктырмас өчен куркынычсызлык чаралары турында кисәтте.
Район үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Индира Биктаһирова үз чыгышында халык белән эшләү һәм диспансерлаштыру кирәклеге турында сөйләде, ә МЧСның җирле бүлеге вәкиле Рәдиф Минвәлиев янгын куркынычсызлыгы һәм үз бүлекчәсенең узган елдагы эшчәнлеге турында мәгълүмат бирде.
Беренче көн җыелышлары азагында район башлыгы Наил Вазыйхов гражданнарны Кама Тамагы районының максатчан программаларын гамәлгә ашыру, социаль-икътисади үсешнең төп юнәлешләре белән таныштырды һәм сентябрьдә булачак Татарстан Рәисен сайлау турында искә төшерде. Шулай ук республикада административ үзәкләрнең вәкиллекле органнары сайланачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев