Иске Казиле авылы хезмәткәрләре өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан кичә оештырдылар фото
Хөрмәтенә, данга лаек була Саф намуслы хезмәт кешесе. Җирдә үз урыныңны табып була Йөрәгеңне бирсәң эш өчен. Кайчагында әнә шулай эш өчен бөтен йөрәген, бөтен барлыгын биргән кешеләргә үз вакытында тиешле кадер-хөрмәтне күрсәтә, мактау сүзләрен әйтә алмыйча калабыз, бик-бик соңарабыз, аннан үкенәбез, ялгышлардан сабак ала белмибез. Без Иске Казиле авылы...
Хөрмәтенә, данга лаек була
Саф намуслы хезмәт кешесе.
Җирдә үз урыныңны табып була
Йөрәгеңне бирсәң эш өчен.
Кайчагында әнә шулай эш өчен бөтен йөрәген, бөтен барлыгын биргән кешеләргә үз вакытында тиешле кадер-хөрмәтне күрсәтә, мактау сүзләрен әйтә алмыйча калабыз, бик-бик соңарабыз, аннан үкенәбез, ялгышлардан сабак ала белмибез. Без Иске Казиле авылы хезмәткәрләре, өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан әнә шул ялгышларны төзәтү, куйган хезмәтләрен зурлау кичәсе оештырырга булдык. Кичәгә төрле елларда Иске Казиле авыл җирлеге башлыклары һәм сәркатибләре, колхоз рәисләре булып эшләгән, бүген лаеклы ялда булган өлкән буын кешеләре чакырылды. Безнең чакыруны алар куанып кабул итте, бу көнне үзләренең яшьлекләре белән очрашкандай булды. Һәрберсе үзләре эшләгән чорда ниләр булганын, истәлек-хатирәләрен яңартты, дулкынланды, күзләре яшьләнде. Яшьләнер дә күзләрең, шигъри юллар, җырлар кабат шул яшьлек заманнарны искә төшерде бит. Безнең дә бит яшьлек бар иде: Дүрт фасылы елның яз иде... авыл урамнары саз иде, Төзекләре әле аз иде; Асфальт юллар ул чак юк иде, Яшьлек дәрте әмма нык иде. Күпме вакыт эшләүләренә карамастан, алар эш өчен дип янып көеп йоргәннәр. Ниндидер сәбәпләр аркасында авыл җирлегеннән эштән киткәннәре дә, барыбер шушы җирлектә эшләрен дәвам иткәннәр. "Сезнең хезмәтегез олы хөрмәткә лаек. Сезгә фидакарь хезмәт куйганыгыз өчен тирән рәхмәтемне белдерәм. Һәркемгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек һәм бәрәкәтле тормыш телим!" -диде Иске Казиле авыл җирлеге башлыгы Сәгдиев И.Х. үзенең котлавында. Ветераннарның үзләренең дә әйтер сүзләре күп булды. Матур сүзләр әйттеләр, эшләрен дәвам итүчеләргә изге теләкләр теләделәр. Балкыш фестивале лауреаты Зыяфатова С.З. "Картлар йортында бер көн" дигән шигырь сөйләп, елатып та алды. Зиннатуллина Н. Н. "Бәхетле картлык" җырын башкарды, Гатин Р.Г. тальянда уйнады, Фатыйхов А.К. баянда уйнап җырлады. Кунакларыбызны котлаулар Алсинә Зиннәтуллина, Талия Яруллина, Гаделҗан Мифтахов чыгышлары һәм алар хөрмәтенә әзерләнгән чәй табыны янында җанлы әңгәмә белән үрелеп барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев