Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иске Барыш: тамашачыларга гаилә бәхете серләрен ачтылар

Иске Барыш мәдәният йортының театр коллективы «Идел-Йорт» бәйгесенә «Бер күрешү – үзе бер гомер» спектаклен тәкъдим итте.

Театр коллективы тарихы белән мәдәният йорты фойесыннан ук танышырга була: стендларда спектакльләрдән фрагментлар чагылдырылган күп санлы фотосурәтләр, янәшәдә – танылган якташыбыз –  Татарстан Республикасының халык артисткасы, Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясе лауреаты Флера Сөләймановага багышланган почмак.

Искебарышлылар башкаруындагы спектакльне бик матур музыка тулыландырды, төп рольләрнең берсен башкарган авыл мәдәният йорты мөдире Ренат Закиров гармунда уйнады, ә аңа кушылып башкарылган җырлар шундый атмосфера булдырдылар ки, Фәнис Яруллин пьесасының геройлары бер-берсен сүзсез дә аңлады.

Эш һәм гаилә комачауламый

Спектакль үзәгендә – гаилә бәхетенең нәрсәдә икәнен төрлечә аңлаучы ике гаилә. Аларның тормыш тарихы тамашачыларга гаилә мөнәсәбәтләрендә иң мөһиме мәхәббәт һәм үзара аңлашу булуга тагын бер тапкыр инану мөмкинлек бирде. Гөлназ Габидуллина һәм Рәфит Минвәлиев бик җанлы һәм колоритлы итеп Мәрьям белән Әхмәт рольләрен башкардылар. Гаиләдә ир белән хатын уртак тел таба алмыйлар, чөнки Мәрьям өчен иң мөһиме матди иминлек, ул үзе яраткан чит ил сериаллары геройлары кебек яшәргә тели, ә менә иренең мондый купшылык һәм зиннәтлелекне булдырырга акчасы юк. Тормышта исә Гөлназның, үз героинясыннан аермалы буларак, зур һәм тату гаиләсе, өч баласы бар. Ул – башлангыч сыйныфлар укытучысы, авылда мәктәп ябылгач, аңа яңа һөнәр үзләштерергә туры килгән – Гөлназ Габидуллина инде 13 ел Иске Барыш авыл җирлеге секретаре булып эшли. Һәм, ни гаҗәп, эше күп булуга карамастан, ул ел саен спектакльләрдә катнаша, һәр роль белән аның башкару осталыгы арта бара, моны “Идел-Йорт” фестиваленең жюриәгъзалары да билгеләп үтте.

Шактый күп сүзле Әхмәт ролен башкарган Рәфит Минвәлиев заманында Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаган, бригадир булып эшләгән, хәзер исә Иске Казиле мәктәбендә эшли. Көн дә иртән эшкә әлеге мәктәптә укучы кызы Алсу белән бергә бара. Бу кичтә тамаша залында Алсу белән бергә спектакльне Рәфитнең хатыны Лилия дә карады. Шул рәвешле Рәфитнең иҗат белән шөгыльләнүен гаиләсе хуплый, кирәк чакта ярдәм итә. Ә кызы спектакль өчен кабарынкы йомшак пластилиннан чәчәкләр ясаган, алар нәкъ чын кебек күренделәр. Әтисе кызының кечкенәдән кул эшләре белән шөгыльләнүе турында әйтте.

– Рәфит бер дигән умартачы да әле ул, - диде Ренат Закиров, артистның күпкырлы мөмкинлекләрен ассызыклап…

Сәхнәдә – Закировлар гаиләсе

Ә спектакль геройлары Ренат һәм Фәридә Закировлар уйнаган Ризван һәм Халидә гаиләсендә тынычлык хөкем сөрә, чөнки аларның бер-берсенә булган мәхәббәтләрен чит ил машиналары һәм кыйммәтле бүләкләр белән расларга кирәкми.

Фәридә Яшел Үзән медицина училищесын тәмамлаганнан соң Апас районы Шонгыт авылында эшли башлый, шул вакыт күршедәге Иске Барыш авылыннан Ренат Закиров белән таныша. Һәм 37 ел буена фельдшерлык акушерлык пункты мөдире булып эшләү дәверендә Фәридә ханым авылдашларының ышанычын һәм хөрмәтен казанган. Ә Ренат Габделхак улы, Рәфит Минвәлиев кебек үк, Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаган, инде дүрт елдан бирле авыл клубы мөдире булып эшли. Ә моңа кадәр ике дистә елга якын Апас – Казан трассасында АЗС операторы булып эшләгән. Тора-бара җырны, сәнгатьне яратуы аны сәхнәгә алып килгән, аның бу адымын хатыны да хуплаган, ул үзе дә спектакльләрдә актив катнаша.

Спектакльләрнең тагын бер алыштыргысыз катнашучысы – уллары Булат. Ул бу юлы режиссер һәм тавыш операторы буларак катнашты. Талантлы егет Казанда яши һәм эшли, әмма әти-әнисе белән һәрвакыт элемтәдә тора, аларга барлык иҗади башлангычларында ярдәм итә. Булат үзе дә җырлый, социаль челтәрләрдә туган авылы турында меңләгән карау җыйган «Иске Барышым» җырына клипны күпләрнең күргәне бардыр. Бу клипта төп геройның балачагы узган авылны, аның туган йортын, якыннарын һәм туганнарын, гаҗәеп авыл табигатен күрергә була.

Бер күрешү – үзе бер гомер

Ә спектакльнең премьерасы бер көн алдан күрше Кыртапа авылында булган. Шул кичне зал тутырып килгән тамашачы үзешчән артистларга рәхәтләнеп кул чапты. Иске Барыш мәдәният йортында узган конкурстагы кебек үк, анда да 30 елдан артык мәдәният өлкәсендә эшләүче китапханәче Гөлүсә Батырова суфлер булган.
Нәкъ менә үзара ярдәмләшеп, Булат Казанда булганлыктан, кайвакыт онлайн режимда барган репетицияләр нәтиҗәсендә, театр коллективы әнә шундый кызыклы спектакль әзерләгән һәм тамашачылар аңа бик теләп килделәр. Өстәвенә, алар арасында искебарышлылар гына түгел, район үзәгеннән килгән  кунаклар да бар иде, мәсәлән, Кәүсәрия һәм Алсу Сабировалар. Үзе дә тулы бер тормыш кебек тоелган спектакльне карап, бу кичтә тамашачылар уңай хис-кичерешләр һәм тәэсирләргә баеды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев