Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иске Барыш – язларыңа җырлап кереп барыш

Һәр төбәкнең, һәр авылның үзенә генә хас гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре, хәтта җырлары да була.

Без - өлкән буын кешеләре мәдәният йортының даими тамашачысы, кунаклары, шул җырларны тыңлап, үткән яшьлегебезне искә төшерәбез, үзебезгә рухи азык алабыз.

Бездә һәр бәйрәм тиешенчә, күңелле уза. Яңа ел кичләрен аерым бер серлелек белән көтеп алабыз, шул ук Өлкәннәр көнендә аеруча хөрмәт күрсәтелә, яңадан-яңа, кызыклы спектакльләре шыгрым тулы залларда үтә, ел саен авылын сагынып кайтучыларга Авыл көне уздыру – безнең өчен Сабан туе дисәк тә ялгыш булмас.

Әле шушы көннәрдә генә Нәүрүз бәйрәмен уздырдылар. Олысы да, кечесе дә җыелган бу бәйрәмдә халык күңелле ял итте. Язгы иртәдә кояш та үзенең җылы нурларын кызганмады, урамда мул табын артында кунаклар карга боткасыннан, самоварда кайнап торган чәй белән коймактан сыйландылар. Һәм дә инде җырсыз нинди бәйрәм ди, концертлары да булды, әлбәттә. Закиров Булат башкаруындагы авылның гимнына әйләнгән “Иске Барышым” җыры авыл өстендә агылып, күңелләрне айкап, матур язларга, чәчәкле җылы җәйләргә алып кайтты. Лаеклы ялда булуына карамастан, клуб активисты Исхакова Гөлсинә башкарган, халык инде күптән яратып өлгергән моңлы җырларны тамашачы кабат сорап җырлатты.

Мәдәният йорты җитәкчесе Закиров Ренат башкаруындагы җырлар, гармун моңнары халык күңеленә хуш килде. Мәдәни чараларда булышып йөргән, Ренатның тормыш иптәше һәм медпункт мөдире Закирова Фәридә дә көннең-төннең кайсы гына вакытында чакырсаң да, без, өлкәннәргә, ярдәм итә.

Сүземне йомгаклап, шуны әйтәсе килә: шушы авылның һәм районыбызның мәдәниятен үстерүдә, җырлары белән Барыш авылының данын еракларга таратучы бу гаиләгә  алга таба да зур уңышлар теләп калабыз.

Барыш авылында яшәүче барлык өлкәннәр исеменнән күп еллар хат ташучы булып эшләгән Фәймә Равилова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев