Иске Барыш авыл җирлеге
Гыйнвар аенда авыл һәм поселок советларының 2024 елда башкарган эшләре турындагы хисаплары буенча фикер алышу өчен гражданнарның беренче җыелышлары булды.
Җыелыш Кыртапа авылы мәдәният йортында узды. Җирлек башлыгы Илшат Җиһаншин билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта теркәлү буенча 229 кеше исәпләнгән Иске Барыш һәм Кыртапа авылларында бары тик 175 кеше генә яши, шуның 103 е – пенсионерлар, шуңа күрә җирлектә яшәүчеләрнең уртача яше – 62 яшь. Демографик вәзгыятьтән Илшат Рәхимҗан улы җирлекнең керемнәренә һәм чыгымнарына күчте. “Үзара салым” программасы буенча җыем, планлаштырылганча, 130 650 сум тәшкил иткән. Бу сумма, республика индексацияләгәннән соң, 653 250 сумга кадәр җиткән. Әлеге акчага трактор арбасы, урамнарны яктырту фонарьлары сатып алынган һәм җирлек территорияләрен төзекләндерү: үлән чабу, урамнарны кардан чистарту буенча эшләр башкарылган.
Җирлектә 88 баш мөгезле эре терлек бар, шуларның 48 е – сыерлар. Хисап чорында сыерларга, атларга, кәҗәләргә һәм йорт кошларына 265 200 сум субсидия бирелгән.
Җирлектә яшәүчеләр язгы ташу чорында зиратны һәм авыл урамнарын су басуга кагылышлы сораулар бирделәр, елгада тыгынлык барлыкка китерүче кондызларның күп булуына зарландылар, шулай ук Кыртапага күл кирәклеге турында әйттеләр. Наил Альберт улы аңлатканча, бары кондызлар мәсьәләсе генә җиңел хәл ителә: моның өчен биологик ресурслар буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Федор Батковка хат язарга кирәк, анда әлеге хайваннарның аучылар тарафыннан юк ителүенә рөхсәт бирелә. Ә калган мәсьәләләр тиз генә хәл ителә торган түгел…
Җыелыш азагында район башлыгы күп еллык хезмәтләре һәм республиканың агросәнәгать комплексын үстерүгә өлеш керткәннәре өчен Кыртапа авылыннан Гөлфия Сабирҗановага Рәхмәт хаты, Рашат Бакировка һәм Әлфия Җаббаровага Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды. Бу хезмәт сөючән кешеләр үзләренең бөтен гомерләрен авыл хуҗалыгына багышлаганнар һәм хаклы рәвештә зур ихтирамга лаек…
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев