Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ишегалдында балалар бәйрәме

Куйбышев Затоны ишегалларының берсендә олылар балаларга бер дигән җәйге бәйрәм бүләк итте. Көн кояшлы, ә катнашучыларның кәефе бик яхшы иде.

Куйбышев һәм Гагарин урамнары арасында ата-аналар балалар өчен “Сау бул, җәй- 2022” дип аталган бәйрәм оештырды.   Әкияти персонажлар бик күп кызыклы конкурслар үткәрде.

Убырлы карчык (Вера Максимова), Карлсон (Антонина Гаранина), Акварелька (Алинә Заһретдинова), Пират (Соня Жаркова) һәм Җәйге кәеф – алып баручы Ирина Софьина балалар белән уйнадылар һәм күңел ачтылар. Ул күп еллар балалар белән эшли һәм алар белән күп тапкырлар мавыктыргыч чаралар үткәргәне бар. Балалар белән спорт эстафеталарын Дарья Герасимова үткәрде.

Балалар рәхәтләнеп асфальтта рәсем ясадылар, биеделәр, флешмобта катнаштылар, твистер уйнадылар, спорт эстафеталарын уздылар, аркан тартыштылар. Бәйрәмдә елгачылар бистәсенең зур һәм тату ишегалдында яшәүче 17 бала күңел ачты, алар төрле яшьтә – 1 яшьтән 10 яшькә кадәр, берәү дә читтә калмады, барысына да кызык булды! Чара чәй табыны артында яраткан тәм-томнардан авыз итү һәм бәйрәм дискотекасы белән тәмамланды.

“Бу чара традициягә әверелеп бара һәм инде икенче ел рәттән үткәрелә. Без әлеге бәйрәмне истә калырлык итәргә тырышабыз. Һәм, әлбәттә, бу чара барлык күршеләрне бергә җыю мөмкинлеге бирә, үзара мөнәсәбәтләрне ныгыта һәм яхшы кәеф бүләк итә!"- дип билгеләп үтте Ирина Александровна.

Балалар, шулай ук аларның әти-әниләре бик күп уңай кичерешләр һәм ләззәт алдылар.

Быел 3 нче сыйныфка баручы Денис Заһретдинов бәйрәмнең бик ошавы турында әйтте: "Күңелле булды! Миңа твистер уены ошады, махсус кырда биремне үтәргә һәм төрле төсләрдәге түгәрәкләргә кул-аякларны дөрес итеп куярга кирәк. Без дусларыбыз белән вакытны бик күңелле үткәрдек!".

Ә аның әнисе, күп вакыт таләп итүче кече баласы да булуга карамастан, чараны оештыручыларның берсе булды һәм әкияти персонаж Акварелька ролендә чыгыш ясады. "Без, ата-аналар, балаларга шатлык бүләк итәргә, аларга үзебезнең игътибарыбызны бүлеп бирергә һәм балаларыбыз белән бергәләп уйнарга тиеш. Бәйрәм күңелле узды, балаларга бик ошады, ә бу – иң мөһиме!" – диде ул.

Ишегалдындагы калган халык әлеге бәйрәмнең тамашачылары булды һәм балалар катнашындагы бәйгеләрне, аларның күңел ачуларын бик теләп тамаша кылды.

Әти-әниләр тырышлыгы нәтиҗәсендә Затон балаларының күңелендә бу җәй хатирәләре озак сакланыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев