Кама Тамагы яңалыклары

"Идел таңнары" газетасы - Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Җирлекнең иң яшь башлыгы

Эльмир Мөхәммәтшин авыл җирлеге башлыгы вазыйфасына 2025 елның сентябрендә сайланды.

Ул Олы Карамал авылында туып-үскән, заманында Олы Карамал урта мәктәбен тәмамлаган. Мәктәптән соң Эльмир Мәхмүт улы Казан педагогика университетына укырга кергән. Анда физика һәм информатика укытучысы белгечлеге алган. Эшен мәгариф идарәсендә ИМКЦ директоры булып башлаган, ә бер елдан армиягә чакырылган.

- Институтны тәмамлауга ук полициягә урнашырга теләгән идем, әмма армиядә  хезмәт итмәгәнгә күрә мине алмаганнар иде, - ди Эльмир Мөхәммәтшин. – Демобилизацияләнгәч, эчке эшләр бүлегенә килдем һәм эшкә кабул ителдем.

Егерме ел полициядә хезмәт иткәч, Эльмир Мөхәммәтшин гражданлык хезмәтенә күчәргә карар кыла һәм узган ел Олы Карамал авыл җирлеге депутаты итеп сайланды һәм җирле үзидарә депутатлары аны җирлек башлыгы итеп сайладылар.

- Бу яңа эштә сезнең өчен иң авыры нәрсә?

– Иң авыры – халык белән эшләү, һәркемгә юл табарга кирәк. Һәм мин шушы авылдан булсам да, әлегә барысы белән дә уртак тел таба алмыйм.

- Якын киләчәккә нинди бурычлар куясыз?

- Быелга җирлекнең барлык дүрт торак пунктында да эш планы билгеләнгән. Келәрдә урамнарны яктырту лампалары куярга, Малаевкадагы һәм Бәрлегуҗа зиратына юлны ремонтларга, Олы Карамалда буа янындагы дамбаны ремонтларга кирәк. Авылларны төзекләндерү, автомобиль юлларын, каты көнкүреш калдыклары мәйданчыкларын, зират коймаларын ремонтлау эшләре дәвам итәчәк.

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев