Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Инвалидлар ункөнлеге планы

Район башкарма комитеты карары белән 1-10 декабрьдә узачак инвалидлар ункөнлегенең төп чаралар планы һәм оештыру комитеты составы расланды.

Аерым алганда, мәгариф идарәсе, опека һәм попечительлек, социаль яклау һәм мәдәният бүлекләре инвалид балалар өчен театральләштерелгән тамаша һәм, Яңа ел бүләкләрен тапшырып, Хәйрия чыршысы оештырачак. Бу чара Төп чыршы ачылганнан соң узачак, белдерүләрне күзәтеп барыгыз.

Инвалидларның барлык категорияләре өчен 1 декабрьдә район мәдәният йортында «Ак чәчәкләр» акциясе узачак, анда традиция буенча әлеге категориягә керүче гаиләләрнең берсе өчен акча җыю оештырылачак.

Шул ук көнне сәгать 14.00 дә инвалид балалар «Мандарин» кафесына бәйрәм чарасына чакырыла.

– Районда барлыгы 65 инвалид бала яши, – ди социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлназ Сафина. – Бишенче тапкыр узачак бу чарага 30 га якын бала килә. Бәйрәм бик күңелле уза, балалар уеннарда актив катнаша, ә ризыклар белән кафе хуҗасы тәэмин итә, аңа без ярдәме өчен бик рәхмәтле.

«Акчарлак» спорт-сәламәт- ләндерү комплексында инвалидлар өчен спорт бәйрәме узачак, алар ярышларда һәм өстәл уеннарында катнашачак. Чара 6 декабрьгә планлаштырылган, җиңүчеләргә яшьләр эше һәм спорт бүлеге бүләкләр тапшырачак.

Декада көннәрендә торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидия-ташламалар билгеләүне, ветераннарга һәм инвалидларга компенсацияләр түләүне, РФ законнары нигезендә халыкның әлеге категориясенә социаль һәм медицина ярдәме күрсәтүне, аларны дарулар белән тәэмин итүне контрольдә тоту көчәйтеләчәк.

Авыл клубларында һәм мәдәният йортларында ункөнлеккә багышланган чаралар узачак, анда ялгыз инвалидларга һәм инвалид балалары булган гаиләләргә ярдәм күрсәтүгә игътибар биреләчәк. Торак пунктлар алдына куелган мөһим бурыч – волонтерларны чаралар әзерләүгә һәм әлеге категориядәге гражданнарны анда катнашуга җәлеп итү. Район инвалидлар җәмгыяте өчен ел саен Мордва Каратае авылы мәдәният йорты үткәргән Яңа ел чарасын мисалга китерергә була.

Хезмәт коллективларына элек предприятиеләрдә һәм учреждениеләрдә эшләгән инвалидларга адреслы ярдәм күрсәтү киңәш ителде. 

Ункөнлек чараларын яктыртуда барлык мәгълүмат мәйданчыкларын: сайтларны, социаль челтәрләрдәге рәсми төркемнәрне һәм мессенджерларны кулланып, «Идел таңнары» газетасы актив катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев