Җиңү көне якынлашу уңаеннан 77 тыл хезмәтчәненә бүләкләр тапшырылды
Алар арасында Тенеш бистәсендә яшәүче тыл хезмәтчәне Тәрҗимә Суфиянова да бар.
Ул балачагында әти-әнисе белән Уралга күченеп киткән. Гаилә сугышны шунда каршы алган, әтисе сугышта һәлак булган. Гаилә исән калу өчен Татарстанга – авылда яшәүче туганнары янына кайтып урнашкан. Олы бала буларак, Тәрҗимәгә бик иртә әнисенең кул арасына керергә туры килгән – ул өйдә дә, басуда да хезмәт куйган. 12 яшеннән үк ат җиккән, басуга колхозчыларга су, төшке аш, кибеткә икмәк ташыган. Елдан-ел эш тагын да катлаулырак була барган, җаваплылык та арткан.
Кияүгә чыккач, Тәрҗимә апа ире белән Кыргызстанга, аннары Казахстанга күченгән. Ире тәҗрибәле тау эшчесе булган, уран рудникларында эшләгән.
– Мин барысын да: ачлыкны да, мохтаҗлыкны да, яхшы тормышны да күрдем, - дип искә ала Тәрҗимә апа. - 90 нчы еллар азагында Казахстанда шахталарны яптылар, безгә шәһәрдән буш кул белән кайтып китәргә туры килде. Татарстанга кайттык. Олы улыма Кама Тамагы руднигы директоры вазифасын тәкъдим иттеләр, шулай итеп, мин әлеге гүзәл бистәгә килеп урнаштым, инде егерме елдан артык биредә яшим. Өлкәннәргә игътибар күрсәтелә торган республикабызда яшәвемә мин бик шат. Татарстан Рәисенә, район башлыгына, поселок башлыгына бүләкләре, кайгыртучанлыклары өчен рәхмәтемне белдерәм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев