Кама Тамагы яңалыклары

"Идел таңнары" газетасы - Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Иң зур байлыгыбыз – гаилә

Язгы кыр эшләрендә җиңүчеләрне, авыл хуҗалыгы алдынгыларын котлаган һәм бүләкләгәннән соң, гаилә тормышының алтын юбилярларын хөрмәтләү вакыты җитте.

Хәлим Кәрим улы һәм Зөлфия Мансур кызы Яруллиннар (Олы Кариле), Карибулла Нурулла улы һәм Гөлшат Җамалетдин кызы Садыйковлар (Олы Салтык), Ильяс Абдулла улы һәм Гөлфирә Һади кызы Сәлимуллиннар, Варваринодан Илгизәр Әхмәтхан улы һәм Рәшидә Шәйдулла кызы Харисовлар, Кама Тамагыннан Юрий Владимирович һәм Татьяна Ивановна Гаврилкиннар, Зөфәр Нәҗип улы һәм Фоадия Зөфәр кызы Гарифуллиннар, Тенештән Павел Тимофеевич һәм Нина Сергеевна Переведенцевлар, Яңа Саладан Әнәс Фатыйх улы һәм Айсылу Хәсәнбай кызы Исмәгыйлевлар, Әмир Туктар улы һәм Флера Галимҗан кызы Заһировлар тормыш юлыннан ярты гасыр буе иңне-иңгә куеп атлыйлар.

Мәйданга шулай ук күптән түгел балалары туган яшь гаиләләр дә чыкты. Тимерхан - Кама Тамагында яшәүче Иркен һәм Руфина Шәмсиевлар гаиләсендә өченче бала, ул 21 майда туган, ә Ева Куйбышев Затоныннан Алексей һәм Екатерина Порфиловлар гаиләсендә өченче бала. Кыз 12 майда дөньяга килгән.

Менә мәйданга каматамагылыларның яраткан «Иделкәй " вокаль ансамбле чыкты (җитәкчесе Гүзәл Вәлиуллина), ул үзенең чыгышы белән Сабан туеның концерт программасын ачып җибәрде, һәм концерт шулай матур һәм мавыктыргыч булып дәвам итте, анда катнашучыларның барысына да ел буена онытылмаслык тәэсирләр калдырды, күңел күтәренкелеге, энергия һәм игелекле эшләргә уңай кәеф бүләк итте…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев