Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иң ышанычлы автобус йөртүчеләр

Автомобильчеләр көне алдыннан мәктәп автобусларын йөртүчеләргә Мактау грамоталары тапшырылды.

Традиция буенча һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан «Бэркут» МУП автобус йөртүчеләре бүләкләнде. Грамоталарны башкарма комитет җитәкчесе Ринат Заһидуллин тапшырды.
Рәфкать Гыйләҗев Чаллы авылында туып үскән. Мәктәптән соң, яшьтәшләренең күбесе кебек, колхозга эшкә урнашкан.

– Мин 16 яшемнән эшли башладым, армиягә машина йөртү таныклыгы белән киттем, Германиядә машина йөртүче булып хезмәт иттем, - ди Рәфкать Хәбибулла улы. - Шулай итеп, машина йөртү стажым – 46 ел, 1978 елдан саныйм, ә гомуми стажым инде 49 ел.

Армиядән кайткач, район үзәгенә күченгән, башта көнкүреш хезмәтләре комбинатында, аннары май заводында эшләгән, 2006 елдан АТПда хезмәт куя.

Яшьтәше Сергей Новиков та аның белән бер чорда ГДРда хезмәт иткән, частьлары гына төрле булган.

– Мин үзем Яшел Үзән районыннан, мәктәптән соң Яшел Үзән механика техникумына укырга керергә омтылып карадым, әмма баллар җыя алмадым һәм армиягә кадәр машина йөртүче булып эшкә урнаштым, - ди Сергей Сергеевич. - Армиядән кайткач, шунда ук диярлек Түбән Камага киттем – анда шина заводы төзедек.

2011 ел ахырында Новиковлар гаиләсе Кама Тамагына хатынының туган ягына күченгән. 2012 елда Сергей Новиков АТПга урнашкан һәм бүгенге көнгәчә шунда эшли.
Олег Чернеев Тәмте мәктәбен тәмамлаганнан соң Красновидово карьерына – авылның ул вакыттагы әйдәп баручы предприятиеләренең берсенә эшкә урнашкан. Бер елдан армиягә алынган, Ерак Көнчыгышта хезмәт иткән. Армия хезмәтен үтеп кайткач, карьерда эшләвен дәвам итә. Соңрак авыл хуҗалыгында эшли, АТПда эшли башлаганнан бирле ел саен җәйге чорга “Татагролизинг”ка комбайнчы булып урнаша. Без аның район кырларындагы хезмәт уңышлары, эшендә кызы Ирина да ярдәм итүе турында күп яздык.

Хезмәт уңышлары өчен Рәфкать Гыйләҗевка Россия Федерациясе Транспорт министры Рәхмәте тапшырылды, Олег Чернеев һәм Сергей Новиков Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.

Шимбә көнне, традиция буенча, предприятиедә бәйрәм булачак, укучыларны мәктәпләргә илткәннән соң, автобус йөртүчеләр зур табын артына җыелачак. Директор Радик Хәмидуллин хезмәттәшләрен һөнәри бәйрәмнәре белән һәрвакыт бик теләп котлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев