Илдус Сәгъдиев Иске Казиле авыл җирлеген утыз алтынчы ел җитәкли
Илдус Хатыйп улы Иске Казиледә туган һәм гомер буе диярлек биредә яши.
Мәктәпне тәмамлауга, ул шунда ук үз мәктәбендә география укыта башлаган, ә бер елдан КДПИның табигый-география факультетына укырга кергән, анда георафия һәм биология укытучысы белгечлеге алган. Илдус Сәгъдиев дипломлы белгеч булып туган мәктәбенә кайткан һәм укучыларны укытуын дәвам иткән. Ә бер елдан аңа белем йортын җитәкләргә тәкъдим итәләр.
- Миңа бик авыр булды, чөнки үземнең укытучыларыма, хөрмәтле кешеләргә җитәкчелек итәргә туры килде, ә мин ул вакытта иң яшь укытучы идем, - дип искә ала Илдус Хатыйп улы. – Мин бу вазыйфага омтылмадым, тирә-якта тәҗрибәле педагоглар да күп иде. Ләкин, кызганыч, аларның берсе дә бу җаваплылыкны үз өстенә алырга теләмәде. Күпчелеге үз укучыларына укытучы буларак күбрәк файда китерәчәген аңлагандыр дип уйлыйм.
Биш елдан Илдус Сәгъдиев район мәгариф бүлеген җитәкли, ә ел ярымнан РК КПССның идеология бүлегенә күчерелә.
- Ни өчен Иске Казилегә кайттыгыз?
- 1990 елда сайлаулар вакытында авыл Советы рәисе депутат итеп сайланмады, димәк, авыл советын җитәкләүне дәвам итә алмады. Ул чакта Ленин исемендәге колхоз рәисе Ирек Гатин иде. Ул мине, авылга кайтып, әлеге эшкә керешергә күндерде. Һәм бу урында инде дүртенче дистә эшлим.
Бу еллар эчендә вазифаның атамасы берничә тапкыр үзгәртелде, әмма бурычлар һәм мәшәкатьләр шул ук калды – кешеләр белән эшли белү, торак пунктларны төзекләндерү, халыкның көнүзәк проблемаларын хәл итү, конкурсларда һәм грантларда катнашу, иганәчеләрне һәм якташларны туган якны үстерү эшенә җәлеп итү.
- Эшегезнең яңа срогына нинди төгәл бурычлар куясыз?
- Узган ел лаеклы ялга китәргә, эшемне төгәлләргә ниятләгән идем, әмма барып чыкмады. Мине калырга күндерделәр, ләкин планнар турында сөйләргә теләмим, югыйсә хыялларыбыз тормышка ашмас. Бер генә нәрсәне әйтәм: җирлегебездә яшәүчеләрнең барысына да яшәргә уңайлы булсын, кунакларның бирегә киләсе килсен, безнең исә аларны матур итеп каршы алу мөмкинлеге булсын өчен эшләячәкбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев