Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Июнь ахыры чараларга бай булды

Иртән Кама Тамагында гомуми файдага булган мәсьәләләрне хәл итүдә фидакарьлек күрсәтергә курыкмаучы актив яшьләр өчен игелек үзәге коворкингы ачылды.

Район администрациясе ярдәме белән игелек үзәге уңайлы бинага урнашты. Хәзер яшьләр яңа идеяләр, проектлар, яшьләр өчен чаралар оештыру һәм әзерләү турында фикер алышырга җыела ала. Моның өчен бизнес-үзәкнең беренче катында иркен бүлмә бүлеп бирелде, анда яңа заманча җиһазлар, экран, проектор, яшьләр эшенә һәм активлыгына кирәкле ноутбук бар. Коворкингны оештыру өчен җиһазлар һәм техника «Форпост» үзәгенең республика яшьләр эшләре министрлыгы оештырган грантлар бәйгесендә җиңүе нәтиҗәсендә булдырылган.

– Районда ирекле ярдәмчеллекне үстерүгә 500 мең сум акча бирелде, - диде «Форпост» үзәге җитәкчесе Алинә Шакирова. - Безнең район волонтерлары өчен коворкинг мәйданы булдыруга 230 мең сумга якын акча тотылды. Җиһазлар һәм оештыру техникасы сатып алдык. Калган акчалар районыбыз волонтерлары өчен өч көнлек форум оештыруга юнәлдереләчәк, ул Биектау районындагы «Добрый» лагеренда узачак. Бу Россиядә волонтерлар өчен булган беренче профильле лагерь. Форумда районыбызның иң актив волонтерлары катнашачак.

Район башлыгы Наил Вазыйхов җыелганнарны бәйрәм белән котлады һәм яшь активистларга бүләкләр тапшырды. Иҗатындагы югары казанышлары өчен район башлыгының Рәхмәт хаты белән «Созвездие - Йолдызлык» республика фестивале финалисты Камилә Габдуллаҗанова бүләкләнде. Хокук бозуларны профилактикалау отрядлары арасында «Мин законны хөрмәт итәм!» республика бәйгесе финалында өченче урынны алган Рудник мәктәбенең «Прометей» отряды яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе Илназ Хөснетдиновның Рәхмәт хаты белән билгеләнде. Шулай ук районның яшьләр сәясәтендә актив катнашуы өчен «Беренчеләр хәрәкәте» активисты Азалия Әүхәдиева билгеләп үтелде.

Һәм менә тантанада катнашучылар өчен заманча коворкинг үз ишекләрен ачты. Монда чыннан да фантазияңне күрсәтү, үз проектыңны тәкъдим итү, яшьтәшләрең белән фикер алышу өчен барысы да бар.

Мәшгульлек үзәге җитәкчесе Наталья Кадыйрова балаларга үзәкнең һөнәри юнәлеш бирү эше һәм җәйге каникулларда яшьләр өчен акча эшләү мөмкинлекләре турында сөйләде. Поселок җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Надежда Хәмзина яшүсмерләргә поселокны төзекләндерүдә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Илназ Хөснетдинов коворкингның районны үстерүгә юнәлдерелгән яңа яшьләр проектлары барлыкка килү өчен нигез булачагына өметләнүе турында әйтте. Алинә Шакирова яшүсмерләргә районда үз идеяләреңне тормышка ашыру өчен файдалы заманча күнекмәләр алырга мөмкин булган «Аргамак» лагере эшләве турында искәртте.
Аннары балалар сый-нигъмәтләрдән торган табын артына җыелды, анда алар үз куллары белән салкын эчемлекләр ясады.   

*
Бәйрәм көне төштән соң дәвам итте. «Зур чыгарылыш» дип аталган бәйрәмнең Яшьләр көнендә узуы очраклы булса да, бу бик символик иде, чөнки чыгарылыш сыйныф укучылары алдында бу көнне яңа иртәгәсе көнгә һәм зур тормышка юллар ачылды, анда алар өчен үзләрен күрсәтү, алган белемнәрен һәм үзләштергән күнекмәләрен куллану мөмкинлеге булачак.

Бәйрәм чарасы традиция буенча район мәдәният йорты каршындагы мәйданда башланып китте, анда районның барлык урта мәктәпләрен тәмамлаучылар җыелган иде. Быел 62 укучы мәктәп белән саубуллашты. Аларның алтысы укуларын алтын һәм көмеш медальләргә тәмамлады. 

Мәгариф идарәсе җитәкчесе Елена Гыймадиева үз чыгышында быел медаль ияләренең дүрт тапкыр күбрәк булырга тиешлеген, бары чыгарылышларның үз көчләренә ышанып бетмәвен билгеләп үтте. 

Ә алты иң үҗәт чыгарылыш беренче булып мәдәният йорты сәхнәсенә чыкты, анда аларга дүрт алтын, ике көмеш медальне һәм аттестатларны район башлыгы Наил Вазыйхов тапшырды. Ул залда җыелган чыгарылыш сыйныф укучыларын мәктәпне уңышлы тәмамлаулары белән котлады, башкарган эшләре өчен укытучыларга һәм күрсәткән ярдәмнәре өчен ата-аналарга рәхмәт белдерде.

Аннары чыгарылыш сыйныф укучыларын Рудник мәктәбенең 11 сыйныф җитәкчесе Любовь Миңнеҗанова һәм әти-әниләре котлады. Җавап сүзе белән Затон мәктәбен тәмамлаган Виктория Савченкова чыгыш ясады. 

Иң җылы, эчкерсез сүзләрне Елена Гыймадиева әйтте. Ул чыгарылыш укучыларына моннан ары үз көчләрендә шикләнмәскә кушты. Өйдә аларны әти-әниләре көтүен һәм һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булуын, педагогларның исә һәрвакыт укучылары уңышлары белән горурлануын искәртте. 

Мәктәп директорлары чыгарылышларга алкышлар астында аттестатлар тапшырды, ә булачак беренче сыйныф укучылары, эстафетаны кабул итеп, аларны мәктәпне тәмамлаулары белән котлады.

Кичен Туфан Миңнуллин паркында яшьләр өчен күңел ачу чарасы узды, аны каматамагылыларның яраткан «Җәйге кичләр» программасы дәвам итте, аны Тәмте авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре башлап җибәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев