Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Игелекле гамәл

Росгосстрах иминият компаниясе районда яшәүчеләргә 60 тан артык автоном хәбәр итү җайланмасы тапшырган.

Агымдагы ел башында иминият компаниясе филиалы җитәкчесе Марат Сафин һәм Кама Тамагы районы башлыгы Наил Вазыйхов очрашты. Очрашу район белән компаниянең төп эшчәнлек төрләре буенча хезмәттәшлегенә һәм хәйрия ярдәме күрсәтүгә багышланган иде.

Иминият компаниясе җитәкчелеге, ярдәм буларак, аз керемле, күп балалы гаиләләргә, аз хәрәкәтләнүче гражданнарга һәм махсус хәрби операциядә хезмәт итүчеләрнең гаиләләренә төтенгә сизгер автоном хәбәр итү җайланмасы сатып алырга вәгъдә итте.

Компания сүзендә торды һәм апрельдә иминият компаниясенең территориаль директоры Максим Борһанов район башлыгы урынбасары Илнур Гыйниятовка 66 шундый җайланма тапшырды.

Аларны район халкына тапшыру өчен авыл җирлекләре башлыкларына тараттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев