Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Игелекле балалар үстергәннәр

Көрәле авылыннан Рәфис Мәһдиев район газетасын бик теләп укый – ул балачактан ук укырга ярата.

3 сыйныфтан соң ул Көрәледән Иске Казиле мәктәбенә йөреп укыган, ә 10 сыйныфтан соң ике елга армиягә алынган, Германиядә хезмәт иткән. Туган авылына кайткач, фермага терлекче булып эшкә урнашкан һәм 2020 елда ферма ябылганчы сыерлар һәм бозаулар караган. 

Хатыны Гүзәлия – зур стажга ия сыер савучы, өстәвенә, авыл клубы каршындагы театр коллективының актив катнашучысы да, әлеге коллектив һәрвакыт «Идел-Йорт» фестивале тамашачылары һәм жюри хөкеменә матур спектакльләр тәкъдим итә. Шулай итеп, чын авыл хатыны сыер да саварга, гаиләсен дә ашатырга, сәхнәдә хатын-кыз язмышын сурәтләргә дә өлгерә. Өстәвенә, кайчак ир-атларны спектакль куярга җәлеп итү кыен булганлыктан, Гүзәлия ир-ат рольләрен дә башкара, ул аларны көлкеле генә түгел, дөреслеккә туры килерлек тә итеп уйный.

Мәһдиевләрнең гаиләсе зур, өч балалары – кызлары Ландыш һәм уллары Рафил һәм Рәсил, 6 оныклары бар. Ата-ана менә дигән балалар тәрбияләп үстергән: уллары Рафил ил өчен авыр вакытта махсус хәрби операция зонасында Ватаныбыз чикләрен саклый, Рафилнең һәм аның көрәштәшләренең хезмәте нәтиҗәсендә без бүгенге көндә тынычлап яшибез һәм эшлибез...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев