Игелек кылу өчен һәрчак вакыт һәм көч табалар
Олы Салтык клубында эш кайный. Һәр кич саен бирегә авыл хатын-кызлары солдатларга ярдәм итү өчен хәлдән килгәннең барысын да эшләргә ашыга.
Мәдәният йорты фойесында кулдан ясалган нигез өстенә челтәр эленгән, ике яктан да унлап хатын-кыз саклагыч төстәге тасмаларны, ячейка аша үткәреп, челтәргә беркетә.
Авылда яшәүче хатын-кызлар соңгы гуманитар йөк белән өч челтәр үреп җибәргән, тагын өчесен йөкне озатканнан соң әзерләгәннәр.
– Күбрәк тә җибәрер идек, әмма тасмаларыбыз бетте, яңаларына заказ бирергә туры килде, алар килеп җиткәнче йөкне озаттык инде, әмма барыбер эшне ахырына җиткерәбез, киләсе партия белән махсус хәрби операция зонасына тагын биш челтәр җибәрәбез, - диде мәдәният йорты директоры Мәйсәрә Гомәрова.
Дания Заһретдиновага 79 яшь. Ул гомер буе авыл Советында хисапчы булып эшләгән.
– Аны бөтен район белә, абруй буенча ул рәистән дә әһәмиятлерәк иде, - дип шаярта хатын-кызлар.
– Көн саен клубка килергә тырышам, булдыра алганча ярдәм итәм. Өйдә дә солдатларга оекбаш бәйлим. Махсус операциядә туганнан туганымның улы хезмәт итә, мин бу хәлләрнең барысының да тәмамлануына, барлык ир-атларның да өйләренә кайтуына бик тә өметләнәм.
Финә Әхмәдуллина клубта техник хезмәткәр булып эшли һәм авылдаш хатын-кызлар эшкә керешкән көннән бирле ул да башкалар белән бергә челтәр үрә.
Флюра Нурмиева тумышы белән Чаллы авылыннан. Ул инде күптән Олы Салтыкныкы, мәктәптә берничә дистә ел тарих укытучысы булып эшләгән.
– Минем дә хәрби операциядә хезмәт итүче туганым бар – Рамил Миңнегалиев, - ди ул. - Безнең авыл халкы да кирәкле әйберләрне җыеп, посылкалар җибәреп тора. Маскировка челтәрләре үрергә керешкәч, мин шунда ук ярдәм итәргә килдем. Шулай ук без калай банкалар җыябыз һәм Затонга җибәрәбез, анда алардан блиндаж шәмнәре ясыйлар.
Гәүһәрия Заһидуллина 39 ел Олы Салтыкта китапханәче булып эшли, ул да беренче көннән үк әлеге эшкә кушылган.
Мәдинә Бикхуҗина – пенсионер. 24 ел фермада сыер савучы булып эшләгән, аннары мәктәпкә күчкән, 17 ел мәктәп ашханәсендә балаларга ризык пешергән. Ул туганының улы – 2022 елда мобилизацияләнгән Нияз Вафин өчен борчыла, тиздән барысының да тәмамлануына өметләнә.
Гөлназ Хәлилова пенсиягә чыкканчы хат ташучы булып эшләгән, аңа кадәр икмәк пешергән. Аның да борчылыр кешесе бар – туганының ире фронтта.
Дания Гайнетдинова – уникаль хатын-кыз. Аның гаиләсендә дүрт буын бергә яши.
– Каенанам исән, шулай ук улым һәм киленем, аларның ике балалары да безнең белән торалар, - ди Дания апа.
– Алар «Сөембикә» журналы үткәргән берничә буын бергә яшәүче гаиләләр бәйгесендә катнаштылар һәм әлеге бәйгенең призерлары булдылар, - диде Мәйсәрә Гомәрова.
Илмира Яруллинаның һөнәре хатын-кыз өчен гадәти түгел – ул газ операторы. Социаль объектлар газлаштырылганчы 24 ел ындыр табагында эшләгән. Махсус операциядә аның бертуганының улы Радик Хәсәнов катнаша.
– Күптән түгел ялга кайткан иде, исән-сау булуына шатландык, - ди ул. - Ул хәзер иң кайнар ноктада – Курск өлкәсендә.
Мәдинә Вафина да туганының улы өчен борчыла – Ниязны авылда барысы да ярата, ул балачактан ук җырлый һәм хәзер дә аның фронтта бик сирәк кенә була торган ял минутлары җырдан башка үтми. Мәдинә апа да пенсионер, гомере буе туган авылында почтада, фермада, РайПОда эшләгән.
Гөлсирин Сафина Украинаның Запорожье өлкәсендә туган.
– Сеңлем өч яшьлек чагында әнигә: «Моннан китәргә кирәк, монда сугыш булачак», - дип әйткән иде, - ди Гөлсирин. - Без бала сүзләренә әһәмият бирмәдек, ә аннары аның сүзләре дөрескә туры килде. Ярый әле бу вакытта Кукмарада яши идек инде.
Бүген Сафиннар гаиләсенең үз мини-фермасы бар, шулай ук ике бала үстерәләр, шуңа күрә Гөлсириннең өйдә дә эше җитәрлек, әмма ул хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү өчен дә вакыт таба.
Авылларда әнә шундый күркәм хатын-кызлар яши – барлык акцияләргә дә кушылалар, авыл тормышында гына түгел, бөтен ил тормышында актив катнашалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев