Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җиңүгә өлеш кертүчеләр онытылмый

“Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел ”– ди халык. Бөек Ватан сугышы кырларында дошманга каршы баһадирдай көрәшкән, илебез күге аяз булсын дип, якты киләчәк өчен гомерләрен фида кылган каһарманнарыбызның шактый өлеше мәңгегә яу кырында ятып калган... Ә кайберләренә, мең газаплар чигеп булса да, исән кайтырга насыйп булган. Аларның да инде күпчелеге бу дөньяда юк… Шундыйларның берсе – Кече Салтык авылыннан Биккинин Фәйзелгата Биккенә улы.

1905 елда Кече Салтык авылында хәлле крестьян гаиләсендә туган. Гаиләнең шәхси атлары, үз җирләре булган. Фәйзелгата Биккинин башта рудник шахтасында эшли, аннары Антоновка шахтасында хезмәт куя. Сугыш башлангач, фронтка алына. Күкрәге тулы медаль белән туган ягына кайта. 
“Ул кайтып кергәндә, әбинең намаз укыган чагы иде, намазын бүлмәде, абый аның укып бетергәнен көтеп басып торды. Ул чакта мин бик кечкенә идем әле,  медальләре белән “тәти” дип уйнаганым исемдә”,- дип искә ала аны туганы Дания апа Биккинина. 
Кызганыч, сугышта авыр яралану нәтиҗәсендә Фәйзелгата Биккинин эшкә яраксыз булып кайта. Шулай да бригадир чакырган вакытларда, хәленнән килгәнчә, эшкә чыккан чаклары да була.  Гомере буе туган авылы Кече Салтыкта яши, 75 яшендә вафат була. 
“Сугышчан казанышлар өчен”, “Берлинны алган өчен”, “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен” һәм Бөек Җиңүнең күп санлы юбилей медальләре,  “Коммунистик хезмәт ударнигы” значогы белән бүләкләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев